Рөстәм Миңнеханов машина төзүчеләрне котлады
Ул республиканың әлеге тармагында эшләүчеләрне мактады, алдынгыларга дәүләт бүләкләре тапшырды.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов эш сәфәре белән Чаллыга килде. Ул республика машина төзүчләре бәйрәмендә катнашты. Тантаналы чара башланганчы, Орган залы янындагы техника күргәзмәсен карады, җитештерүчеләр белән сөйләште.
Аннары Орган залына үтте. Рәисе Рөстәм Миңнеханов республиканың машина төзүчеләрен һөнәри бәйрәм белән котлады.
«Татарстан Россиядә генә түгел, чит илләрдә дә алдынгы сәнәгать төбәге булып санала. Республикада әлеге тармакта 3000нән артык предприятие бар. Аларда 135 меңнән артык кеше хезмәт куя. Санкцияләр шартларында предприятиеләр яңа технологияләр кулланып җитештерүне арттыралар. Агымдагы елның 7 ай нәтиҗәләре буенча Татарстанда бер триллионнан артык товар җитештерелде. Машина төзүчеләр 26 мең автотранспорт чарасы, 2 меңнән артык авыл хуҗалыгы һәм юл-төзелеше техникасы, 1,4 млн көнкүреш техникасы җитештерде. Һәр сан артында хезмәткәрләрнең фидакарь хезмәте тора. Татарстан сәнәгать сәясәтен алып бару буенча рейтингта беренче урында. Узган ел 6нчы позициядә идек», – дип ул тармактагы уңышлар турында сөйләде.
Рөстәм Нургали улы юбилейларын билгеләп үткән республиканың Горький исемендәге һәм Казан вертолет заводлары эшчәнлегенең илебез җитәкчелеге тарафынан югары бәяләнүен әйтте. Алар «Фидакарь хезмәте өчен Орден» белән бүләкләнде.
Рәис «КАМАЗ» ГАҖ һәм башка предприятиеләр эшчәнлегенә дә тукталды.
«КАМАЗ катлаулы шартларда инновацион проектларны гамәлгә кертә, К5 модельле рәтен киңәйтә. Казан вертолет заводы Россиядә җитештерелгән двигатель белән вертолет (Күргәзмәдә бар иде) чыгарды. Ул беренче очышын ясады. Якын арада предприятиедә МИ-34 вертолеты һавага күтәреләчәк. «Соллерс» компаниясендә автомобильләрнең 5 яңа моделе чыга башлады, – диде ул. – Күп предприятиеләрдә гаилә династияләре эшли. Аларның хезмәт стажы берничә йөз ел тәшкил итә. Яшьләр һөнәри осталык бәйгеләрендә призлы урыннар яулый. Машина төзелеше комплексының киләчәге ышанычлы кулларда», – диде ул.
Рөстәм Миңнеханов машина төзелеше тармагында аеруча нәтиҗәле эшләгән хезмәткәрләргә Россия һәм Татарстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.
РФ Дәүләт Думасы депутаты Әлфия Когогина ТР Сәнәгать министры Олег Коробченко белән бергә хезмәт династияләрен бүләкләде. Аларга Яшел Үзәндә җитештерелгән суыткычлар бүләк ителде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев