Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Рамзан Кадыровның улын бүләкләде

«Кечкенә чагыннан ук үзен максатчан, белемле һәм батыр ир-ат итеп күрсәтә», - ди РФ Дәүләт Советы депутаты Адам Делиханов.

ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чечен Республикасы башлыгы Рамзан Кадыровның улын Адам Кадыровны бүләкләде. Ул аңа "Дуслык" орденын тапшырды. Бу хакта Чечен республикасыннан Дәүләт Думасы депутаты Адам Делимханов хәбәр итте. 

Депутат әйтүенчә, 15 яшьлек Адам Кадыров милләтара һәм кофесияара тынычлыкны һәм татулыкны ныгытуга керткән зур өлеше белән бүләкләнгән. 

"Кечкенә чагыннан ук үзен максатчан, белемле һәм батыр ир-ат итеп күрсәтә", - ди Адам Делиханов. Ахырда ул Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановка Адам Кадыйров эшчәнлеген югары бәяләгәне өчен Чечен Республикасы Депутатлары һәм сенаторлары исеменнән рәхмәтен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев