Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов редакцияләргә машина бүләк итте

Бүләкләнүчеләр арасында «Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе дә бар.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов «ТАТМЕДИА» АҖ филиаллары җитәкчеләренә өр-яңа машина ачкычлары тапшырды. 49 редакция, шул исәптән «Шәһри Чаллы» газтеасы да,  өр-яңа «Лада» автомобиленә лаек булды. 

Рөстәм Миңнеханов ачкыч тапшырганда матбугат чаралары хезмәткәрләренең халык мәнфәгатьләрен сагында торуын, чын тормышны күрсәтүләрен билгеләп үтте. Матбугат чараларының бүгенге көндә  йөз меңнәрчә кеше өчен төп мәгълүмат чарасы булуын искәртте. Редакция хезмәткәрләренә хәерле, куркынычсыз юллар теләде. 

Яңа елга безгә зур бүләк ясаганы өчен Республика Рәисенә, хөкүмәтебезгә һәм «ТАТМЕДИА» җитәкчелегенә рәхмәт.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Рәисе машина бүләк итте