Рөстәм Миңнеханов шәһәрдәшләргә дәүләт бүләкләре тапшырды
731
0
Алар күпъеллык намуслы хезмәтләре өчен бүләкләнделәр.
ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов 9 шәһәрдәшебезгә дәүләт бүләкләре тапшырды. С. Титов исемендәге катыргы-кәгазь комбинаты халык предприятиесе генераль директоры Андрей Фомичев белән ЧДПУ ректоры Әлфинур Галиәкбәрова "Татарстан республикасы алдындагы казанышлары өчен" орденының медале, 10 ел Двигательләр заводы директоры булган Сергей Снарский икенче дәрәҗәдәге "Ватан алдындагы казанышлары өчен" ордены, машинатөзелеше ветераны Фатима Ихсанова Россия Федерациясе Президентының Рәхмәт хаты, "ИнтерТелеком" генераль директоры Габделхак Батюшов "Фидякарь хезмәте өчен" медале, 5 бала анасы Диләфрүз Абдуллаева "Ана даны-Материнская слава" медале белән бүләкләнде.
5нче хастаханәнең табиб-хирургы Рубин Хәйретдинов "Татарстан Республикасының атказанган табибы", "Домкор индустрия" компаниясе слесарь-ремонтчысы Рәдис Хамаев "Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе", "Татэнерго" филиалы
Чаллы ТЭЦы баш инженеры Максим Токмачев "Татарстанның атказанган энергетигы" булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Галерея
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев