Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов «Следопыт» лагерында һәм шәхси мәктәптә булды

Бүген ул Чаллыга эш визиты белән килде.

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов Чаллыга эш визиты барышында «Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагерендә һәм «Смеем мечтать!» шәхси гаилә мәктәбендә булды.

ТР Рәисе матбугат хезмәте мәгълүматларына караганда, «Следопыт» балалар сәламәтләндерү лагере быел июльдә капиталь ремонттан соң ачылган. Биредә инде 600дән артык бала ял иткән. 

Яңартылганнан соң объект ел әйләнәсе эшли торган яшьләр белем бирү үзәге статусына ия булды. 

Рөстәм Миңнеханов торак корпусларны, медицина пунктын, ашханәне карады һәм биредә балалар өчен имин ял итү һәм зур чаралар үткәрү өчен барлык шартлар да тудырылуын әйтте. 

Лагерьда бу көннәрдә Татарстанның һәм Идел буеның иң зур студентлар форумнарының берсе – «Лига форум» уза. Республика Раисенә «Татарстан Республикасы Студентлар лигасы» төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасы проектлары турында сөйләделәр.

2019 елдан 2026 елга кадәр республикада 62 балалар сәламәтләндерү лагере реконструкцияләнгән һәм төзелгән. Быел яңарту программасына 19 лагерь кертелгән. Бу эш дәвам итәчәк, дип ышандырды Миңнеханов һәм балаларга яхшы яллар теләде.

Республика Рәисе Татарстан Студентлар лигасы коллективына рәхмәт хаты тапшырды.

Аннары ул Чаллыдагы «Смеем мечтать!» шәхси гаилә мәктәбенә барды, сыйныф бүлмәләрен, лабораторияләрне, интерактив актлар залын, китапханәне, скалодромны һәм ашханәне карады, укыту программасы белән кызыксынды.

Фотолар ТР Рәисе матбугат хезмәтеннән алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: ТР Рәисе