Рөстәм Миңнеханов: Төрекмәнстан лидеры безгә дуслык билгесе итеп бер ике алабай җибәрде
«Татар-информ» хәбәр итте.
Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов үзенең МАКС каналында хәбәр иткәнчә, Төрекмәнстанның Халк Мәсләхәте рәисе Гурбангулы Бердымөхәммәдов дуслык билгесе итеп аңа ике алабай җибәргән.
«Хәзер Акдусның дуслары бар - Алабай белән Аладжа! Төрекмән халкы лидерына зур рәхмәт! Алабай Төркмәнстанның милли горурлык символы санала. Мондый бүләк алу - безнең өчен зур мәртәбә. Рәхмәт сезгә, Гурбангулы Мяликгулыевич!» - диелә хәбәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев