Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Төркия халкы өчен гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты

Татарстанда махсус счёт ачылды.

Төркиядә һәм Сириядә булган вакыйгалар бөтен дөньяны тетрәндерде. Җир тетрәү нәтиҗәсендә хәрабәләр астында калып үлүчеләр саны 17 меңнән артык. Зыян күрүчеләр 73 меңгә якын. Урында һаман коткаручылар эшли. Тән җәрәхәтләре алган, йортсыз, гаиләсез калган Төркия халкы ярдәмгә мохтаҗ.

Әлеге вәзгыятьтән Татарстан да читтә калмады. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов ТР Хөкүмәтенә көчле җир тетрәүдән зыян күргән Төркия халкы өчен гуманитар ярдәм җыю эшен оештырырга кушты. Җаваплы эшне Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева җитәкли.

Ярдәм итәргә теләүчеләр өчен махсус счёт ачылды. 
Реквизиты:
*Благотворительный фонд «АК БАРС СОЗИДАНИЕ"*
ОГРН 1061600052425
ИНН/КПП 1658079690/165701001
р/с 40703810100020000999 в ПАО «АК БАРС» БАНК
БИК 049205805
К/с 30101810000000000805
Назначение платежа: Помощь жителям Турции
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хәйрия гуманитар ярдәм