Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Нәбиев: «Барысы да яхшы булачак»

«Миңа 31 яшь, һәм менә инде 8 ел дәвамында мин үз-үзем белән эчке көрәш алып барам», - дип язган Рөстәм Нәбиев социаль челтәрләрдә.

"Миңа бик авыр. Бу читтән күренмәскә мөмкин, ләкин бу чыннан да шулай. Ләкин, моңа карамастан, мин туктамыйм. Кечкенә адымнар белән булса да, иң мөһиме - алга бару. Алга, яңа киләчәгемә, беренче чиратта, үзем өчен, чөнки бу минем генә юлым, минем генә алышым. Мин яшәргә бик телим, "1нче группа инвалид" диагнозы белән җан асрарга түгел, ә бу чикләүләрне сизмичә, тулыканлы тормыш белән яшәргә. Һәрберебезнең үз тарихы бар. Һәркем бу тормышта үзен үзгәрткән вакыйганы кичерә. Шуңа күрә сез кешене беркайчан да үзегезнең биеклектән хөкем итмәгез. Барысы да яхшы булачак. Мин ышанам!" - дигән ул.
 
Без дә ышанабыз, Рөстәм! Син булдырасың!, - дип яза https://kiziltan.ru

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: язмышлар