Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Хуҗин Түбән Каманың мәгариф идарәсен җитәкләде

Аңа кадәр бу урында Айдар Гарифуллин эшләде

Айдар Гарифуллин, 37нче лицейда укучы пычак белән идән юучыга ташлангач, бу вазыйфадан үз теләге белән китте.

Рөстәм Хуҗин – тәҗрибәле педагог. Белем бирү системасында ул дистә елдан артык эшли.

Соңгы елларда Яр Чаллы шәһәре башкарма комитетының мәгариф идарәсе җитәкчесе, аннары Индустриаль педагогика көллияте директоры булып хезмәт итте.

Рөстәм Хуҗин Әлки районында туган. Ике югары белеме бар: Казан педагогика университетын һәм ТИСБИ идарә университетын тәмамлаган. Аның мәгариф һәм яшьләр белән эшләү өлкәсендәге профессиональ юлы 1998 елда, 84 нче лицейда укытучы булып урнашкач башлана. Аннары «Нур» үзәгендә һәм яшьләр эшләре буенча шәһәр идарәсендә яшьләр сәясәте буенча белгеч булып эшли. 2010 елда ул "Яшүсмер" яшьләр клублары үзәген җитәкли. Шуннан соң 53 нче һәм 41 нче мәктәпләр белән җитәкчелек итә. 2019 елда Хуҗинны мәгариф һәм яшьләр эшләре буенча берләшкән идарә җитәкчесе итеп билгеләделәр. Бер ел узгач мәгариф идарәсен җитәкли.  Июль ахырында Рөстәм Хуҗин мәгариф идарәсе башлыгы урыныннан китте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев