Рөстәм Миңнеханов Сочида Казанның яңа акчада пәйда булуы өчен тавыш бирергә чакырды
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов Сочида Казанның яңа акчада пәйда булуы өчен тавыш бирергә чакырды

Сочида - Казанның 200 сумлык кәгазь акчада сурәте төшерелү хокукына төп көндәш шәһәрләрнең берсендә килеш Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны республика башкаласы өчен активрак тавыш бирергә өндәде.

Рөстәм Миңнехановның #200казань хэштегы белән "В Сочи!" дигән язулы фотосы Татарстан Президентының Instagram һәм Twitter социаль челтәрләрендәге битенә пәйда булды. Ул санаулы минутларда 1000нән артык лайк җыярга өлгерде.

Искәртеп үтәбез: тавыш бирү вакыты төгәлләнергә 1 атна калып бара. Соңгы көннәрдә лидер шәһәр берничә тапкыр алышынды. Башта беренче юлда Казан иде, аннары Ерак Көнчыгыш аның урынына чыкты, ләкин озак тора алмастан, Сочига юл бирде.


Нет комментариев