Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чаллыга сәфәр кылырга ниятли.
Автокалада «Ренова-Холдинг Рус» вәкилләре катнашында предприятиеләрне цифрлаштыру буенча семинар, шулай ук газ-мотор ягулыгы базарын үстерүгә багышланган утырыш узачак.
«Татарстан Президенты «Җитештерүне цифрлаштыру: гамәли карарлар» дигән семинарда катнашачак һәм сәламләү сүзләре белән мөрәҗәгать итәчәк», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
ИТ-парктагы семинардан соң ТР Президенты КАМАЗ предприятиесендә булачак. Биредә «Газпром» ГАҖнең идарә рәисе урынбасары Виталий Маркелов җитәкчелегендә Халыкара эшлекле конгрессның «Нефть-газ комплексының заманча технологияләре һәм перспективалы проектлары» эшче комитеты утырышы узар дип көтелә.
Нет комментариев