Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Рөстәм Миңнеханов: "Эшегезне тиешенчә башкара алмыйсыз икән, күңелегез яткан башка эш эзләргә кирәк"

Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районы башлыгын премиясеннән мәхрүм итәргә боерды. Ә Менделеевск районы башкара комитеты җитәкчесенә эшеннән китәргә тәкъдим ясаган.

"Татар-информ" агентлыгы язганча, республика Хөкүмәте бинасында юл хәрәкәте иминлеге темасына узган утырышта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Чирмешән районы башлыгы Фердинант Дәүләтшинны тәнкыйть утына тоткан.

ТР буенча эчке эшләр министры Артем Хохорин аерым районнарда юлда йөрү культурасы булмавы хакында искәрткән. Шуннан соң Миңнеханов Чирмешән районы башлыгын "Нәрсә бу? Хөкүмәт комиссиясенең биремнәре бар, акча бар, чаралар исә башкарылмаган", - дип, канәгатьсезлеген белдергән.

Нәтиҗәдә, Президент Дәүләтшинны премиясеннән мәхрүм итәргә боерган. "Бер тапкыр премиясен кисик, аннан карарбыз", дигән Миңнеханов.

Шул ук сорау буенча мөрәҗәгать итеп, республика җитәкчесе Менделеевск районы башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Хамматовка "Сез әлеге эшегезне тиешенчә башкара алмыйсыз икән, күңелегез яткан башка эш эзләргә кирәк", дип белдергән.

2019 елның 11 ае нәтиҗәләре буенча Татарстан юлларында 4107 юл һәлакәте теркәлгән. Узган ел белән чагыштырсак, әлеге күрсәткеч азрак та кебек, ләкин аларда 321 кеше һәлак булган. 5116 кеше исә төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган. Иң күп һәлакәтләр, аңлашыла ки, Казан шәһәрендә теркәлгән - 1739. Аларда 48 кеше исән кала алмаган.

Иң кызганычы һәм үкенечлесе шунда ки, республика юлларында 16 яшькә кадәр балалар катнашында 520 авария теркәлеп, аларда 15 бала үлгән һәм 548 бала җәрәхәтләр алган.

 

 

 

http://shahrikazan.ru/news/tema-dnya/rstm-minekhanov-eshegezne-tieshench-bashkara-almyysyz-ikn-kelegez-yatkan-bashka-esh-ezlrg-kirk

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев