ТР Президенты журналистларның сорауларына туры эфирда җавап бирәчәк
ТР Президентының журналистлар белән традицион очрашуының турыдан-туры трансляциясен республика ММЧ сайтларында һәм социаль челтәрләрдә карарга мөмкин булачак.
Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов бүген узып баручы ел нәтиҗәләренә багышланган зур матбугат конференциясе уздырачак. Чара иртәнге сәгать 11дә башлана һәм беренче тапкыр онлайн трансляцияләнәчәк.
Федераль һәм республика массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре белән очрашу мәйданчыгы итеп быел Татарстан Республикасы Милли китапханәсе сайланды, ул ТАССРның 100 еллыгы елында республика халкы өчен бүләкләрнең берсе булды. Рөстәм Миңнеханов гадәттәгечә республика үсешенең төп күрсәткечләрен яңгыратыр, 2020 елда Татарстанда узган вакыйгаларга бәя бирер, киләсе елга планнар да булыр дип көтелә.
Матбугат конференциясенең трансляциясен республика ММЧ, шул исәптән «Татар-информ» МА сайтларында карарга мөмкин булачак.
Сылтама шулай ук Татарстан Республикасының социаль челтәрләрдәге рәсми берләшмәләрендә дә ачык булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев