Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Руки Вверх!» төркеме җитәкчесе: «Минем әнием татар кызы»

Популяр җырчы Сергей Жуков үзе турында фильм төшергән.

"Руки Вверх!" төркеме җитәкчесе Сергей Жуков үзе турында фильм төшергән. Аның Казандагы премьерасына җырчы үзе дә килгән. Фильм тиздән кинотеатрларда чыгачак.

"Премьерасын күрсәтү өчен  Казанны болай гына сайламадым. Минем әнием татар. Гаиләмдә татарча сирәк сөйләшсәләр дә, әни белән әби шул телдә аралаштылар, барысын да ишетә идем, шуңа күрә мин яртылаш татар.Өстәвенә бик күп туганнарым да кайчандыр биредә төпләнеп калган", - дигән Сергей. 

Фильмда җырчының тормыш юлы сүрәтләнә: Димитровград шәһәрендә туып-үскән гади малайның бәләкәй чагы, үсмер вакытлары, укыган чоры һәм авырлыклар һәм казанышлар аша эстрада йолдызына әверелгән мизгелләре, бүгенге тормышы тасвирлана.

фото: соц.челтәрләрдән

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев