Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Руль артында ничә сәгать утырырга ярый?

ГАИ кисәтә.

Татарстан Дәүләт автоинспекциясе машина йөртүчеләргә юлда артык аруның куркынычлыгын искәртеп, кагыйдәләрне искәртте. 
ГАИ инспекторлары әйтүенчә, арыганлык реакцияне һәм игътибарны киметә һәм руль артында йоклап китү куркынычын арттыра. Бу исә юл хәрәкәтендә  катнашучыларының гомеренә куркыныч тудыра.

Кагыйдәләр буенча, машина йөртүчегә:
–    көненә 9 сәгатьтән артык идарә итү тыела; 
–    4,5 сәгатьтән соң кимендә 45 минут ял итү мәҗбүри;
–    тәүлеккә кимендә 11 сәгать, атнасына 45 сәгать ял каралган.

45 минутлык тәнәфесне 15 һәм 30 минутка бүлү рөхсәт ителә. 
Аерым очракларда идарә итү вакыты көненә 10 сәгатькә кадәр арттырылырга мөмкин, ләкин бу атнасына икедән артмаска тиеш.
Белгечләр шулай ук озын юлларны алдан планлаштырырга, һәр 2–3 сәгать саен тукталыш ясарга һәм арыганлык билгеләре булганда туктап алырга киңәш итә.
Татарстанда «Эффектив транспорт системасы» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: юл-транспорт һәлакәте ГАИ РТ