Руль артында сөйләшсәң – штраф
Бу хакта республика Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Татарстанда юл камералары хәрәкәт вакытында телефон кулланучыларны ачыклый башлады.
«2026 елның мартыннан комплекслар машина йөртүчеләрнең кулларны кулланмыйча гына сөйләшүләр алып барырга мөмкинлек бирүче техник җайланма белән җиһазланмаган транспорт чараларында мобиль телефон куллануын ачыклый башлады», – диелә хәбәрдә.
Бер ай эчендә республикада 800дән артык шундый хокук бозу очрагы теркәлгән.
Руль артында телефон кулланган өчен штраф күләме – 1500 сум.
Татарстанда «Куркынычсыз һәм сыйфатлы юллар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев