Руслан Кираметдинов серләрен чиште
Яңалыклар тасмасы

Руслан Кираметдинов серләрен чиште

Ул бу хакта «Туган тел» каналына сөйләде.

Татар эстрадасының популяр җырчысы Руслан Кираметдиновның Уфаның меңнән артык кеше сыйдырышлы залында концерты зур уңыш белән узды. Тамашачылар аны чәчәкләргә, бүләкләргә күмделәр. 

Форсаттан файдаланып күрше республикадагы  хезмәттәшләребез җырчы белән сөйләшеп тә алды.

Руслан Кираметдинов үзенең популярлыгы турындагы сорауга: «Вакыты җиткәндер. Аннары мин гади һәм гадел. Тамашачылар шундый җырчыларны ярата», – дип җавап бирде. 

Руслан тормышында, гаиләсендә булган хәлләр өчен үкенмәвен әйтте, мәхәббәте турында да сөйләде. 

– Кеше хаталар ясый-ясый тәҗрибә туплый. Минем йөрәгемдә сөйгән ярыма урын бар... Ул буш түгел... Әмма мин шәхси тормышым турында сөйләргә яратмыйм, – диде ул. 
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес Руслан КИРАМУТДИНОВ Эльмира Нагимова Айдар Сафаргалин

Нет комментариев