Руслан Кираметдиновка медаль биргәннәр
Бу хәл Башкортостанда булган.
Популяр җырчы Руслан Кираметдинов Нефтекамск шәһәрендә «Үзгәрдем» дип исемләнгән яңа программасын күрсәтте. Концерт гадәттәгечә җылы, дустанә шартларда узды.
Җырчыга чәчәкләр, бүләкләрне кызганмаганнар.
«Русланның концертын беренче тапкыр карадым. Бигрәк моңлы җырлый. Сиринә Зәйнетдинова белән дуэтлары бик матур. Хәния дустымның җырын үзәкләрне өзәрлек итеп җырлыйлар. Дустымның җыр-моңнарын тамашачыларга җиткергәннәре өчен рәхмәтем зур. Икесендә дә чәчәк бүләк иттем», – ди Нефтекамскидагы язылучыбыз Гөлшат Мөбәрәкова.
Нефтекамскидан Руслан медаль дә алып кайтты. Аңа «Россия өметләре» оешмасы вәкиле комсомолның 100 еллыгы медале тапшырды.
«Татарстанның һәм Башкортостанның «алтын» тавышы Руслан Кираметдиновны без бик яратабыз. Киләчәктә дә безне җырлары белән сөендереп яшәсен», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев