Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Руслан Нигъмәтулин: «Кешеләр үз тавышларының мөһимлеген аңлый»

«Россиядә сайлаулар гаилә традициясенә әйләнә», - ди ул.

Татарстан Дәүләт Советының алтынчы чакырылыш депутаты Руслан Нигъмәтулин 118нче балалар бакчасында урнашкан сайлау участогына тавыш бирергә хатыны Алина һәм өч баласы белән килде.

Ул узган сайлаулардан соң гаиләсендә тагын бер бала - уллары Нурлан туу турында сөйләде. Тиздән аңа 4 яшь тула. 

"Улым юл буе ял көне нигә балалар бакчасына барабыз дип кызыксынды. Мин үзем дә балачактан сайлауга йөрдем. Әти-әнием миннән бюллетеньне урнага салдыра иде", - диде ул. 

Депутат Россиядә сайлауларның гаилә традицияләренә әйләнүен әйтте. 

 Руслан Нигъмәтуллин Чаллылыларның активлыгын билгеләп үтте. 

 "Кешеләр үз тавышларының мөһимлеген аңлый. Сайлау участокларында 1000нән артык күзәтүче эшли. Кешеләрнең кәефе күтәренке", - диде ул.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: #Бөтен гаилә белән сайлыйбыз Сайлау 2024