Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Руслан Нигъмәтулин сайлаулардагы иң көчле көндәшен атады

Депутат кәнәфиенә 6 кандидат дәгъва кылды.

Яр Чаллыда  20нче «Электротехниклар» бер мандатлы  сайлау округы буенча ТР Дәүләт Советына сайлаулар узды. Депутат кәнәфиенә 6 кандидат, ягъни: Александр Быков, Адель Вахитов, Ирек Зыятдинов, Татьяна Мухина, Руслан Нигъмәтулин, Илнар Сираев дәгъва кылды. Соңгы мәгълүматлар буенча, иң күп тавышны Далини компанияләр төркеме генераль директоры Руслан Нигъмәтулин җыйды.

 Бүген ул журналистлар белән очрашып, уй-фикерләре белән уртаклашты.
- Сайлаулар актив үтте. Иң көчле оппонентым дип һава торышын әйтер идем. Эссе булды. Шуңа да карамастан сайлаучыларның 19, 42 проценты участокларга килде, шуларның 74 проценты  (7740 кеше) минем өчен тавыш бирде. Аларга зур рәхмәт, миңа баглаган өметләрен акларга, проблемаларын чишәргә тырышырмын - диде шәһәрдәшебез.

Сайлаучыларны исә үз территорияләрендә балалар өчен ял итү учреждениеләренең аз булуы һәм уен мәйданчыкларының торышы борчый. Руслан Нигъмәтулин бу һәм башка мәсьәләләрне ел дәвамында хәл итәргә вәгъдә бирде. Ул шулай ук Рост партиясенең эшмәкәрләр мәнфәгатьләрен дә кайгыртачагын әйтте.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев