Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Руслан Нигьмәтулин: «Халыкны аеруча торак коммуналь хуҗалык мәсьәләләре борчый»

Фирка җитәкчесе сайлау нәтиҗәләреннән канәгатьме?

«Новые люди» фиркасе җитәкчесе Руслан Нигьмәтулин Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлау нәтиҗәләреннән канәгать калуын белдерде. 

Якынча мәгьлүматлар буенча, «Новые люди» фиркасе кандидатлары өчен республикада барлык сайлаучыларның 4,21%ы тавыш биргән. Казанда әлеге фирка вәкилләре 5%тан артык, Чаллы һәм Әлмәттә 7%тан артык тавыш җыйган. Бу – беренче тапкыр ТР Дәүләт Советына депутатлыкка сайлауларда катнашучы фирка өчен яхшы күрсәткеч.  

– Без беренче тапкыр катнашып, республика парламентына үттек. Бу – берсүзсез җиңү. Моннан тыш, без тәҗрибәле «Гадел Россия» фиркасын узып киттек. ЛДПР белән тигезләшә яздык. «Рост» партиясе белән берләшүебез файдага булды. Безнең партия яңа булуы белән аерылып торды. Без сайлауга әзерлек барышында укучыларга расписание, хатын-кызларга рецептлар, гаиләләргә шәҗәрә бланкасы кебек мөһим мәгълүматлар тараттык. Кешеләрнең почта тартмасын чүпләмәдек. Безнең өчен тавыш биргән шәһәрдәшләргә рәхмәт, – диде Руслан Нигьмәтулин журналистлар белән очрашуда. 

Сүз уңаеннан, Татарстанның яңа парламентында «Новые люди» фиркасеннән ике депутат: Чаллыдан Руслан Нигьмәтулин һәм Әлмәттән Роза Гайнетдинова эшләячәк. 
Руслан Нигьмәтулин өчен Чаллыда сайлаучыларның 75%тан артыгы тавыш биргән. 

Руслан Нигъмәтуллин шәһәребез халкын аеруча торак-коммуналь һәм социаль мәсьәләләр борчуын белдерде. Республика һәм шәһәр халкы мәнфәгатьләрен Россия Дәүләт Думасы депутатлары белән берлектә кайгыртачакларын әйтте. Хәзерге вакытта РФ Дәүләт Думасында «Новые люди» фиркасыннән 15 депутат эшли. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы сайлаулар татарстан чаллы Руслан Нигъматулин