Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Сабан туе гүзәле» бәйгесе турында: «Өзелеп торган татар кызларын күрмәдем...»

Чаллының танылган шәхесләре шәһәркүләм бәйгегә бәя бирде.

Габидулла Хөрмәтуллин, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
– Без «Сабантуе гүзәле» бәйгесен ел да карыйбыз. Бу юлы да гаиләбез белән – хатыным Нәзилә һәм Мәскәүдән кунакка кайткан кызым Диана белән бардык. Быелгы бәйге, дөресен әйткәндә, бик йомшак тоелды. Бәйрәмне бизәүче җырчылар, иҗади коллективлар, алып баручылар турында әйтмим. Кызларның үзләренең чыгышы аз булды. Кайсы яхшырак икәнен аңламый да калдык. Өзелеп-өзелеп торган татар кызларын күрмәдем дә мин анда. Җиңүчеләрне жюри ничек билгеләгәндер, анысын да әйтә алмыйм. Әллә спонсорларның теләге исәпкә алына микән?

Роза Хәмидуллина, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре:
– Бәйге быел да матур, оешкан төстә үтте. Режиссер Зөләйха Минһаҗева ел саен программага яңалыклар, үзенчәлекләр кертергә тырыша. Мин быелгы кызларның татарча матур итеп сөйләшүләрен, җыр-биюгә осталыкларын күреп сөендем. Берсенең сөйләмендә генә кытыршылыклар бар иде. 
Мин җиңүче таҗына ия булыр дип ике кызны күз уңында тоткан идем. Әмма жюриның карары белән килештем. Тулаем алганда, кызларның барысы да җиңүче булырга лаек. Бәйгенең җиңүчесе Гөлинә Бакирова тумышы белән Кукмара кызы, матур итеп татарча сөйләшә, чибәр, аңарда милләтебезгә хас булган барлык сыйфатлар да бар. 

Резедә Гасыймова, журналист:
– Миңа «Сабантуй гүзәле» бәйгесенең финалын күрергә насыйп булды. Ошамады дип әйтә алмыйм – әзерлекле, бик күп көч салынган концерт-тамаша. Әмма миңа анда нәкъ менә бәйге өлеше җитми калды кебек. Кызлар барысы да бизәнгән-ясанган, беренче карашка бер-берләреннән әллә ни аерылып та тормыйлар. Костюмнар бер дәрәҗәдә матур. Әмма, күргәннәремнән чыгып кына әйтәм, мин үзем бер генә кызга да өстенлек бирә алмас идем. Дөрес, «Сабантуй гүзәле» титулына ия булган Гөлинә тәэсирле шигыре белән хәтергә ныграк сеңеп калды, ләкин бу бит нәфис сүз бәйгесе түгел. Мин бәйгенең тәртипләрен белмим – ләкин кызлар сәнгать юнәлешендә генә түгел, төрле яклап сыналырга тиештер дип уйлыйм. Мин үзем өчен ачыш булырлык шәхес күрмәдем. 

Илнур Гомәров, Татарстанның атказанган артисты:
– Артист буларак мин быелгы кызларның иҗади яктан аеруча талантлы булуына игътибар иттем. Җырларны да тере тавышка искитмәле итеп башкардылар, нәфис сүз осталары да әсәрләрне җиренә җиткереп башкарды. Бу аларны иҗади көрәштә объектив бәяләргә мөмкинлек бирде. Гомумән, бәйгедә иң-иңнәр көч сынаша. Әлеге бәйгене инде 15 ел алып барам. Бу бәйге башкаларыннан гел аерылып торды. Шәһәрнең дәрәҗәле бәйгесе ул! Бер теләгем бар: алга таба «Сабан туе гүзәле»нең планкасы тагын да өскә күтәрелсен иде!

Фотолар Лилия Гатинадан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе гүзәле