Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Сабан туе гүзәле» бәйгесендә кем җиңәр?

Бәйге 30нчы тапкыр уза.

Бүген «Энергетик» мәдәният сараенда «Сабан туе гүзәле» бәйгесенең финалы була. Анда 10 кыз катнаша.

Финалга чыккан Флүзә Хәйруллина, Эльвина Имамиева, Аида Әгъләмова, Илсинә Галиева, Айсылу Абдуллина, Зөһрә Солтанова, Ләйсән Нуриева, Әдилә Галиәхмәтова, Рәлинә Нәбиуллина, Әминә Гаянова «Сабан туе гүзәле -2024» исеме өчен төрле сынауларны үтәчәкләр. 
Оештыручылар әйтүенчә, кызлар барысы да туган телен хөрмәт итәләр, җиңүгә омтылышлары да көчле. Әмма бәйгедә җиңүче бер генә була.

Аңа чит илгә туристик юллама алу өчен сертификат биреләчәк.

Ул шулай ук Чаллы Сабан туеның абсолют батырын бүләкләүдә дә катнашачак. 

«Шоу тамашаны Равил Галиев, Нияз Хәмәтшин, Наил Әнәсов кебек популяр җырчылар, «Трипсихора» бию коллективы чыгышы бизи. Төрле елларда бәйгедә катнашкан Зөлфия Тимерова белән Рузилә Вахитова да үзләренең иҗади номерын бүләк итәчәк», – диде «Энергетик» мәдәният сарае директоры Венера Садирова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе гүзәле Равил Галиев Наил Әнәсов Нияз Хаматшин