Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Чаллыда Сабантуй тәкәләрен шампунь белән юачаклар

Бу хакта «Витязь» спорт мәктәбе директоры әйтте.

Чаллы Сабан туена әзерлек бара. Ул бу шимбә, 15 июнь көнне узачак. Милли көрәш батырларына 4 тәкә әзерләделәр.

«Берсе ир-атлар арасындагы абсолют батырга, икенчесе – яшүсмерләр арасындагы батырга, өченчесе – физик мөмкинлекләре чикле көрәшчеләр арасында җиңеп абсолют батыр исемен яулаучыга тапшырылачак. Тәкәнең дүртенчесе, кечкенәсе, балалар арасындагы көрәштә җиңүчегә биреләчәк», – диде М.Ш. Бибишев исемендәге "Витязь" спорт мәктәбе директоры Артур Фролов. 

Искәртергә кирәк, тәкәләрне батырларга чиста килеш тапшыралар. Бәйрәм алдыннан аларны шампунь белән юачаклар да әле. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев