Сабыйны эт талап үтергән
Тикшерү комитеты җинаять эше кузгатты.
Мәскәүнең Одинцово районы Трехгорка дача бистәсендә фаҗига булды. Ике айлык балалары булган гаилә бабалары янына кунакка килә. Бераз сөйләшкәч, баланы бакчада коляскада йоклаталар һәм өйгә кереп китәләр.
Аляска маламуты токымлы эт бинадан чыгып колясканы аудара һәм балага ташлана. Сабый, ашыгыч ярдәм килгәнче, алган җәрәхәтләрдән вафат була.
РФ Тикшерү комитеты әлеге фаҗига буенча җинаять эше кузгатты.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев