Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

Шәфәгать Салихов кызының никахында гаҗәеп хәл булган

Шәфәгать Салиховның кызы Миләүшә сөеклесе, баянчы Газинур Равиловка кияүгә чыкты.

Татарстанның атказанган артисты, талантлы баянчы, мәрхүм Шәфәгать Салиховның (ул күп еллар ТР халык, РФ атказанган артисты Салават Фәтхетдинов белән эшләде) кызы Миләүшә сөеклесе, баянчы Газинур Равиловка кияүгә чыкты. 

25 июль көнне узган никахта барысын да шаккаттырган хәлләр булган.
- Шәфәгать киткәннән бирле, 7 елга якын беркем дә кагылмаган, күрекләре инде кипшеп киткән баяны шкафта тора иде. Аны күргәч, кияү уйнарга рөхсәт сорады. Бармакларын яздырыр өчен, Шәфәгать гадәттә, "Сарман вальсы"н уйный иде. Газинур да иң беренче итеп шул көйне уйнап җибәрмәсенме! 

- Шаккатудан егылып китә яздым, бала йоннарым кабарды. Шул рәвешле әтисе кызыбызның никахына фатихасын биргәндер, дип кабул иттек, дип уртаклашты Шәфәгать Салиховның тормыш иптәше Лариса ханым.

Мәҗлескә кадәр дә гаҗәеп хәлләр булганын сөйләде ул. 
- Беркөнне күрше хатын әйтә, Шәфәгатьне төштә күрдем, ди. Имеш, залдагы диванга кулын баш астына кыстырып яткан да елмаеп: "Кызыбызны кияүгә бирәбез әле менә" дигән. Үзе бик кәнагать, ди. Ул вакытта Миләүшәне сорарга да килмәгәннәр иде әле. Исем китте! 

Ә никах көнне табын корып йөргәндә кызым чакырганга залга чыксам - бер кош тәрәзә төбенә кунган! Югыйсә, зур тәрәзә түгел, форточка гына ачык иде. Анысы тагын бер серле ым, ишарә булды шикелле. 
Никахтан соң улым Рубин, кызым белән, Шәфәгать картинасы янында фотога төштек. Элеккечә, дүртәүләп, ди моңсу елмаеп Лариса ханым.

Шәфәгать абый кызын яратып "Миләш" дип йөрткән. Соңгы интервьюларында да "Миләүшәне кияүгә бирми торып, миңа картаерга ярамый" дип шаярткан иде ул. 

Миләүшәгә 21 яшь. Ул Чаллыдагы педагогия көллиятенең музыка бүлеген тәмамлап, хәзерге вакытта Казан дәүләт мәдәният институтына читтән торып укырга кергән. Булачак тормыш иптәшен дә шунда очраткан. Дөресрәге кечкенәдән әтисе кебек оста гармунчыга гына кияүгә чыгарга хыялланган кыз, башта егетнең баянда уйнавын ишетеп, игьтибар иткән, аннары үзенә дә күзе төшкән. Газинур Нәҗип Җиһанов исемендәге консерваторияне тәмамлаган, хәзерге вакытта җырчы Рафис Кәлимуллин төркемендә һәм "Ялкын" кавер төркемендә эшли. Ә Миләүшә - җырчы Ильмира Нәгыймованың администраторы.

Сүз уңаенннан, 9 август көнне Шәфәгать абыйның туган ягы Азнакай районы Татшуган авылында аңа багышланган фестиваль үтәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев