Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шагыйрә Гөлнур Айзәт Эльмира Сөләймановага шигырь язды

Җыр итәрмен дип яратып яздырган шигырьләрең калды...

Никтер урау булды
синең юллар
Сәхнәгә дә, тормыш, бәхеткә?!
Әйтә идең: "Ник соң килми бәхет,
Күпме тырышсам да, дәшеп тә?"
Без язмышны яза алсак икән
Җаның теләгәнчә иттереп.
Юк шул, бәгырь! Кемгә бик тиз килә,
Кемгә килә бәхет көттереп...
Көнләштеләр синең моңнарыңнан,
Яман сүзләр язучылар булды.
Беркемгә син авыр сүз әйтмәдең,
Күңелләрең генә тулды, тулды.
Ул тулгачтын, чайпалды да бер көн
Моң чишмәсе булып акты ерак.
Синең җырларыңны тыңлаганнар
Утырдылар залда сулкып, елап...
Ник шулкадәр моңлы булдың соң син?
Артык моңлыларга тормыш кырыс!
Сәхнә бүлешкәндә комсыз җаннар
Син үзеңне бик тә тоттың тыныч.
Үз тавышың белән чыктың залга,
Алдамадың сине сөйгәннәрне.
Сине ихлас итеп яратканнар
Озак еллар сөеп сөйләр әле...
Сөйләр! Сагыныр! Юксыныр!  Гөлнур Айзат.
Урының оҗмахта булсын, бәгырь!

Фото Гөлнур Айзәттән алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

6

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Эльмира Сөләйманова