Шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева шок кичергән
Бу хәл «Болгар» радиосының милли премия тапшыру тантасында булган.
Кичә "Пирамида" күңел ачу үзәгендә "Болгар" радиосының 13нче милли премиясен тапшыру тантанасы булды. Лауреатлар арасында, Тукай районында яшәп, иҗат итүче шагыйрә Рәзинә Сәетгәрәева да бар. Ул язган "Алга" җыры җырчы Винера Ганиева белән көй авторы Данил Песковка да җиңү китерде.
Бик күп җырлар язса да, Рәзинә Сәетгәрәева "Болгар" радиосының милли премиясен беренче тапкыр гына алды.
«Бөек Җиңү бәйрәме алдыннан чыккан әлеге җырымның лауреатлар исемлегенә керүен Винера Ганиева көз көне үк хәбәр итеп сөендергән иде инде. Өч сәгать "бөкедә" утырып көчкә барып җиттек. Безне игълан иткәч, шатлыгымнан шок кичердем. Россиянең халык артисты Винера Ганиева җырны йөрәкләрне тетрәндерерлек итеп башкарды. Көчле алкышлар яңгырады. Бер белмәгән чит кешеләр миңа чәчәкләр бирделәр. Мин мондый күренешне беренче тапкыр күрдем", - диде Рәзинә ханым сөенече белән уртаклашып.
Шагыйрә бик күп иҗат әһелләре белән аралашкан. Композиторлар Айдар Тимербаев, Гүзәлия, күп кенә җырчылар аңа иҗади хезмәттәшлек тәкъдим иткәннәр.
"Авылда яшәгән шагыйрәгә мондый очрашулар бик кирәк. Әлеге чараны оештырган ТНВга, "Болгар" радиосына рәхмәт. Татар җырлары яңгырап торса, милләтебез яшәчәк әле", - диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев