Шагыйрә Зөләйха Минһаҗева яңа һөнәр үзләштерә
Бүген аның аның күргәзмәсе ачылды.
ТР атказанган мәдәният хезмәткәре Зөләйха Минһаҗева яңа һөнәр үзләштерә башлаган – ул майлы буяу белән картиналар иҗат итә. Бу хакта аның белән ВКонтакте төркемендә уздырган туры эфир барышында сөйләштек.
«Гомерем буе рәссамнарга сокландым, кызыктым. Көн саен үтеп йөргән урынны алар шундый итеп сүрәтли – исең китә! Алар пычрак суда да йолдызлар күрә белә. Дөрес, мин бу өлкәдә әле беренче хәрефләрен өйрәнгән бала кебек кенә.
Ә барысы да Җиңү бәйрәменә әтием Мохитулланың портретын ясаудан башланды. Фотосына карап аның сурәтен төшерәм, тик катлаулы икәнен чамалыйм. Тәҗрибәле рәссам, Россия һәм Татарстанның рәссамнар берлеге әгъзасы Мадьяр Хаҗиевга бардым. Ул: «Карале, шундый матур килеп чыга бу синең! Менә бу урынннарын болайрак төзәтсәң, яхшы була» дип, канатлар куеп җибәрде. Туганнарым: «Күз карашы әткәйнекенә ошаган» диде.
Лаеклы ялга чыккач, җәйге бакча эшләре төгәлләнгәч, бу эшкә вакыт күбрәк калды. Бүгенге көндә 12 әзер эшем бар, тик аларны әле авыз тутырып «картина» дияргә кыенсынам. Иске Чаллы урамнарын ясыйсым килә, башка темалар да кызыктыра. Яңа уй, ниндидер идея башыма килсә, төнге бердә дә торып, кулыма пумала алып картинаны дәвам иткәнем бар» дип уртаклашты шәһәрдәшебез.
Бүген 28 январь көнне Чаллының Муса Җәлил исемендәге Үзәк китапханәсе күргәзмәләр залында Зөләйха Минһаҗева һәм Фәридә Сәхәбиеваның картиналарыннан күргәзмә ачыла. Ул бер ай дәвамында эшлиячәк, керү бушлай.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев