Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев ни өчен халыкка рәхмәтле?

Чаллыда сайлау нәтиҗәләрен игълан иттеләр.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев хакимияттә узган киңәшмәдә Татарстан Дәүләт Советына депутатлар сайлауда актив катнашкан шәһәрдәшләргә һәм участок сайлау комиссияләрендә эшләүчеләргә  рәхмәт белдерде. «Күпләр гаиләләре белән килделәр. Бу безнең шәһәр кешеләренең активлыгын  дәлилли», – диде ул. 

Чаллыда 280 меңгә якын кеше сайлауда катнашты. Бу – барлык сайлаучыларның 70, 74 проценты  дигән сүз. 195 179 кеше (69,87 процент) «Бердәм Россия»  партиясе өчен тавыш бирде. Россия Федерациясенең Коммунистлар партиясе  – 39 886 (14,28%), «Новые люди» өчен  – 20 750 (7,43%) , ЛДПР – 12 258 (4,39%), «Справедливая Россия» партиясе – 9 809 (3,51%) тавыш җыйды. 

Яңа чакырылыш республика парламентында Чаллы халкы мәнфәгатьләрен партия исемлеге буенча Светлана Захарова («Бердәм Россия»), Николай Атласов (Коммунистлар партиясе) , бер мандатлы округлардан сайланган «Профит» компанияләр төркеме җитәкчесе Марсель Мингалимов, Геннадий Емельянов (Алабуганың элеккеге мэры), Олег Николаев ( «ВолгоПромСтрой» генераль директоры) Илдар Шамилов («КАМАЗ» ГАҖ профком рәисе), Андрей Ляпунов ( «Союз-Регион» компаниясе җитәкчесе), Владимир Чагин  һәм Руслан Нигьмәтулин (Далини» компаниясе генераль директоры) яклаячак. 

«Татарстан Дәүләт Советында ярты миллионлы Чаллы халкының мәнфәгатьләрен яклау зур дәрәҗә һәм җаваплылык. Без аларга зур өметләр баглыйбыз. Узган чакырылыштагы Чаллыдан сайланган Татарстан Дәүләт Советы депутатлары Чаллы һәм шәһәрдәшләр өчен зур эшләр башкарды. Безгә алар өчен оят түгел», – диде мэр киңәшмәде. 

Сүз уңаеннан, узган чакырылышта Татарстан парламентында Чаллыдан сайланган 10 депутат эшләде.  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: выборы сайлаулар татарстан чаллы Чаллы мэры