Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Шәһәр җылыту сезонына әзерләнә

Гидравлик сынауның соңгы этабы август ахырында тәмамланачак.

Чаллыда җылыту сезонына әзерлек кысаларында җылылык челтәрләрен гидравлик сынауның алтынчы этабы бара. Ул 28 августта тәмамланырга тиеш.

«Тагын 24 йортка, 4 мәктәпкә һәм 4 балалар бакчасына кайнар су бирәсе калды. Сәламәтлек саклау учреждениеләренең барсында да кайнар су бар», – диде  дүшәмбе киңәшмәсендә шәһәр хуҗалыгы һәм халыкның тормышын тәэмин итү идарәсе башлыгы Руслан Вильданов. 

Шәһәр мэры Наил Мәһдиев халыкны кыска вакыт эчендә кайнар су белән тәэмин итү өчен җаваплы оешмаларга көчәйтелгән режимда эшләргә кушты.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайнар су