Табиблар үз үрнәгендә прививка ясатырга чакыра
Чаллыда гриппка каршы прививка ясату кампаниясе бара. Медицина хезмәткәрләре вакцинациянең никадәр мөһим булуын сүз белән генә түгел, үз үрнәкләрендә дә күрсәтә. Чираттагы булып гриппка каршы прививканы Иҗтимагый профилактика үзәге хезмәткәрләре ясатты.
Прививка ясатучылар арасында — өлкән шәфкать туташы Наталья Тугулева. Бер көн алдан гына ул учреждение намусын спорт ярышларында яклаган. Наталья массакүләм көзге йөгерештә катнашып, зур дистанцияне уңышлы үтте.
Вакцинацияне Иҗтимагый профилактика үзәгенең баш табибы Мансур Потеев та ясатты.
«Спорт һәм физик активлык — сәламәтлекнең нигезе, әмма сезонлы авырулар көчәю алдыннан организмга өстәмә саклану кирәк. Без кешеләр белән эшлибез, шуңа күрә үзебезне дә, пациентларыбызны да куркынычсызлыкта тотарга тиешбез», — дип билгеләп үтте ул.
Медицина белгечләре вакцинацияне кичектермәскә һәм авырулар саны арта башлаганчы прививка ясатырга киңәш итә.
Моның өчен:
1. Яшәү урыны буенча поликлиникага мөрәҗәгать итәргә.
2. Участка терапевтына күренергә.
Үзегез белән паспорт, ОМС полисын алыгыз.
Нет комментариев