Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Яңалыклар тасмасы

Шәһәрдәшебез Нәзимә Закирова - федераль каналда

Ул «За гранью» тапшыруының герое булды.

Шәһәрдәшебез, спортның көч төрләре буенча рекорд куйган, пауэрлифтинг буенча дөнья чемпионы, биюче Нәзимә Закирова НТВ каналында "За гранью" тапшыруында булып кайтты.

Нәзимә ханым "Татарстанның атказанган укытучысы", СССРның мәгариф отличнигы. 

Ул 81 яшендә спортның авыр хәрби төрләре белән шөгыльләнә башлаган. 

Екатеринбургта узган беренче ярышларда өч төр буенча ярышта өч алтын медаль яулаган. Чемпион булган, халыкара класслы спорт мастеры дәрәҗәсенә ирешкән.

Нәзимә Закирова студиядә 40кг спорт инвентарен күтәреп Россия журналистларын, тамашачыларны сокландырды. 

Шәһәребезнең супер әбисе Нәзимә Закирова турындагы тулы язманы газетабызның киләсе саннарының берсендә укырсыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Рекордсмен Нәзимә Закирова