Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Чаллы пенсионерының фатир стенасыннан 5 ел су ага

«Ремонт ясаган саен су катырак ага башлый», - ди ул.

Яңа шәһәрнең 49нчы бистәсендә яшәүче пенсионер Мәдинә Ганиева безгә үзен борчыган мәсьәлә турында сөйләде:

– Сеңлем мин яңгыр яуган саен куркып яшим.  Казан арты районыннан күчеп, Чаллыда фатир алганыма 10 елдан артык вакыт узды. Чагыштырмача яңа йорт булса да, фатирым проблемалы: яңгыр яуган саен бер стенадан шыбырдап су ага. 5 ел интегәм. Нинди генә оешмаларга бармадым. Берничә тапкыр килеп ремонтлап та киттеләр. Су һаман үтә. Быел Башкарма комитет җитәкчесе Фәрит Сәлаховка ярдәм сорап бардым. «Май аенда ремонтлыйбыз, апа, борчылмагыз», – диде. Матур җәйләр, коры көзләр үтеп киткәч, октябрь ахырында килеп, стенаның тышкы ягына «ямау» салып киттеләр. Яңгыр яугач, стенадан тагын су акты, бу юлы түшәмнең яртысына ук килеп җитте. Нн гаҗәп, ремонт ясаган саен су катырак ага башлый. 

Яңа технологияләр, заманча техника, сыйфатлы төзелеш материаллары хакимлек иткән 21нче гасырда яшибез, 5 елдан бирле шул проблеманы хәл итә алмыйлар. Җаваплы оешма вәкилләре тагын: «Апа гафу итегез, бу атна ахырында ясыйбыз», – диделәр. Алар су агуның сәбәбен белмиләр. Мин пенсионер әби булсам да, бу йортны төзегәндә деффект булган, стенаны 10нчы каттан башлап ремонтларга  кирәк яисә йортны капиталь ремонт программасына кертергә тырышыгыз дим. Әмма «Домкор» вәкилләре һаман моңа ышанмыйлар кебек. «Апа без киңәшәбез», – диләр дә, килеп нәрсәдер ясап китәләр. Әмма нәтиҗәсе юк. Яз, көз тилмерәм. Стена, идән су белән тула. Йөрәгемә операция ясатырга кирәк, анда да бара алмыйм... Бөтен өмет шәһәр мэрында. Наил Мәһдиевтан барып ярдәм сорарга җыенам. 

P.S. Мәдинә Ганиеваның фатир стенасын тагын ремонтлап, тышкы яктан буяп киттеләр. Нәтиҗәсе булырмы? Монысын яңгыр яисә карлы яңгыр яугач күреребез. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: торак-коммуналь хуҗалык яңгыр ява