Шәһәрне матурлауда зурлар да, балалар да катнашты
Чаллыда көзге санитар айлык кысаларында шәһәрне чистарту эше дәвам итә.
Автозавод районында яшәүчеләр, предприятие һәм оешма хезмәткәрләре газоннарны коелган ярфаклардан, чүп-чардан арындырдылар, фасадларны төзәтеп буядылар. Агачлар һәм куаклар утырттылар.
Зурларга 15, 28, 32 мәктәп һәм 61нче гимназия укучылары да кушылды. Алар Җиңү паркын, Мәскәү проспектындагы скверны, Шишкин һәм Яшь ленинчылар бульварын тәртипкә китерделәр.
Исегезгә төшерәбез, 11 октябрьдә Чаллыда өмә уза.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев