Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» газетасын Куадыда да укыйлар

«Газетаны көтеп алабыз», - диләр.

«Шәһри Чаллы» газетасын Чаллыда гына түгел, Тукай районының Куады авылында да яратып укыйлар, социаль челтәрләрне дә күзәтеп баралар. Шушы көннәрдә анда яшәүче укучыларыбыз янына барып кайттык.

Безне авыл мәчетендә ачык йөз белән мөгаллимә Илсөя Хәсәншина каршы алды. Ул Минзәлә районы Аю авылы кызы. Куады авылы егетенә кияүгә чыккан һәм гомерен шушы авыл балаларын укытуга багышлаган. 41 ел башлангыч сыйныф укытучысы булып эшләгән, хәзер үзенең элеккеге укучыларын Ислам дине серләренә төшендерә. Авылдашлары белән бергә мәчетне, аның тирәсен тәртиптә тота, авылда узган чараларны оештыруда актив катнаша. Авылдашларын Тукай Кырлайга, Изге Болгарга экскурсиягә алып барган. Хәзер Әлмәт районындагы Ризаэтдин Фәхретдинов музеена барырга ниятләп тора.

«Илсөя ханым Куадыда хөрмәтле кеше. Ул авыл төркемендә менә шуны эшлисе бар дип әйтүгә авылдашлары йөгереп килә. Гомумән, бу авылда тырыш, ярдәмчел кешеләр генә яши. Аларның бердәмлегенә сокланам», – ди фельдшер Миләүшә Фәрдиева. 

Илсөя апа кечкенәдән әбисе Сылу абыстай янына басып намаз укый торган була, дога кыла, сәхәргә тора. Әбисенең бертуган абыйсы Аю авылында указлы мулла булган икән. Әмма Илсөя дин юлына соңрак кергән. «Ирем Фәнирне мәчеткә мулла итеп куярга карар иткәч, ул Чаллының «Ак мәчет»енә укырга керде. Аның өйгә кайтып догалар өйрәнүенә, ятлавына кызыга идем. Ул догаларны яттан сөйләгәндә китаптан мин карап бара идем. Ак көнләшү белән көнләштем. Ирем мине аңлады. Лаеклы ялга чыккач син дә укырсың дип тынычландырды», – дип искә алды Илсөя апа үзенең дини гыйлем алу вакытларын. 

Лаеклы ялга чыккач ул «Ак мәчет»тә дини белем алып, дипломлы мөгаллимә була. Аллаһы Тәгалә ярдәме белән догалар, аятьләр, Коръән укырга тиз һәм җиңел өйрәнә ул. Укып кайткач, мәктәптә укыткан укучыларына, хезмәттәшләренә дин сабаклары бирә. «Мәктәптә бергә эшләгәннәр арасында беренче укучым Фатыйма Таҗетдинова да бар. Фәридә Җиһаншина, Гөлнара Ханова, Гөлзада Гыйльфанова намаз укырга өйрәнделәр. Гөлзада 42 ел Чаллыда кранчы булып эшләгән, «Олимпийский» спорт комплексын, «Тәүбә» мәчетен төзүдә катнашкан. «Тәүбә» мәчетенә гөмбәзне, айны куйган авылдашыбыз. Әлһәмделлилаһ, хәзер үзе дә Корьән укый», – диде ул шәкертләре белән горурланып. 

Почтальон булып эшләүче Гөлнара Ханова да дин сабакларын үзләштергән. «Авылыбыз мөәзине кызы ул. Әтисе мәчеттә азан әйтеп чыкканда вафат булды. Гөлнара бик тырыш. «Шәһри Чаллы»ны вакытында өебезгә китереп тора. Газетадагы дини язмаларны, кеше язмышларын көтеп алып, яратып укыйбыз», – ди мөгаллимә. 
Без сөйләшеп торган арада Илсөя абыстай янына укучылары да килеп керде. «Аллаһка шөкер, мәчетебездә кыш буена ут сүнмәде, шулай дәвам итсен», – диләр алар. 

Шунысы куанычлы, авылның 7-10нчы сыйныфта укучы балалары да намаз, Корьән укырга йөриләр. «Алар арасында 10нчы сыйныф укучысы Нияз Таҗетдинов аерылып тора. Азан әйтә, намаз укый, ай буе ураза тотты. Адель Дәүләтшин белән Айгиз Сафин да шулай. Алар тәравихка да йөрделәр», – ди Илсөя ханым. 
Илсөя апа ире Фәнир белән (бүген мәчетнең имам-хатыйбы) ике кыз тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Резидә белән Римма әлегә намаз укымыйлар. Әмма Ислам дине йолаларын хөрмәт итәләр. Ел саен ифтар уздыралар, Корбан чалалар. Илсөя ханымның оныгы Айрат Садыйков кечкенәдән бабасы белән мәчеткә йөреп, дин сабаклары алган. Бердәм дәүләт имтиханнары елында да бер көн калдырмый ураза тоткан. Бүген Мәскәү физик-техник институтында укый. Йемен республикасыннан килгән бер студент белән намаз да укыйлар икән.

Илсөя ханым сабуллашканда: «Барыбызга да Корьән әһеле булып, сәҗдә кылып, матур тормышта яшәргә язсын. Илебезгә тынычлык килсен. Газиз балаларыбыз туган якларына исән-сау әйләнеп кайтсын», – диде. 

Куадыдагы иң өлкән укучыбыз, «Ак барс» хоккей командасы җанатары, 97 яшьлек Мөнәздилә Хафизова янына да кереп чыктык. Ул «Шәһри Чаллы» газетасын яратып укуын әйтеп сөендерде. «Газетаны кат-кат укыйм, онколог егет Азат, юбиляр гармунчы турында язмалар аеруча ошады. Ул гармунчының хатыны белгән кешем булып чыкты, Бик әйбәт газета чыгарасыз. Аллаһның рәхмәте яусын, эшегездә уңышлар юлдаш булсын», – диде Мөнәздилә әби. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: подписка авыллар