Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» үз ярыңны табарга ярдәм итә

«Яучы» проекты җитди мөнәсәбәт эзләүче ир-егетләребез, хатын-кызларыбыз өчен.

Бүгенге дөньяда тормыш иптәшен табу кыен. Күпчелек кешеләр карьера, тормыш мәшәкатьләренә баштан-аяк чумган. Үз парларын эзләргә вакыт таба алмыйлар. Элек урамда үзеңә ошаган кыз яисә егет белән танышу җиңелрәк булса да, ул вакытлар үтте, интернет заманы җитте, хәзер кешеләр тиң ярларын урамда түгел, танышу сайтлары аша эзлиләр. Шуны күздә тотып, без дә газетабызда «Яучы» проектын башлап җибәрдек. Әлеге проект, кызык эзләп, вакытлыча «пар» эзләүчеләр өчен эшләми, киресенчә (!) җитди мөнәсәбәт эзләүче ир-егетләребез, хатын-кызларыбыз өчен хезмәт күрсәтә.

«Яучы» яңа анкеталар кабул итә. Анда исемегезне, кайда яшәвегезне, яшегезне күрсәтегез, үзегез турында мәгълүмат һәм нинди кеше белән танышырга теләвегезне язып җибәрегез.

Анкеталарны газетабызның электрон почтасына (shahri_chally@mail.ru) юллагыз яисә 8 904 760 03 23 телефонына шалтыратыгыз. Шулай ук фотогызны да җибәрә аласыз. Анкеталар җибәргәндә «Яучы» дип кую шарт.

Газетада танышу игъланнары түләүле шартларда кабул ителә. Белешмәләр өчен телефон: 8 904 760 03 23.

Тагы да кызыклырак яңалыклар - "Шәһри Чаллы" газетасының Телеграмм каналында 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев