Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы кичләре»ндә «Казан егетләре» төркеме шәһәрдәшебезгә үзенчәлекле бүләк ясады

Оста биючеләр дә бүләксез китмәде.

Бүген Чаллының Җиңү паркында "Шәһри Чаллы" кичләре дигән бик күңелле җыр-бию бәйрәме үтте. Бу "Шәһри Чаллы" газетасы редакциясе пятачокларының яңа форматы. "Бу җырлап-биеп уйнап көлеп энергия, көч алып китә торган кичләр булсын иде. Күңелебезнең төшкән чаклары да була, тик бу кичләр күңелле, кәеф күтәрә торган булсын иде. Уеннарда катнашыгыз, биегез", - диде газетаның баш редакторы Чаллыга КАМАЗ төзелеше елларындагы пятачокларны кайтарган Резидә Юсупова. 

"Шәһри Чаллы" кичләре" алыштыргысыз алып баручы, Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров башкаруындагы "Чаллы пятачоклары" җыры белән башланып китте. 

Шәһәребезнең пятачокларны көтеп ала торган дәртле кешеләре аңа кушылып, рәхәтләнеп биеделәр. 

Шул арада алып баручылар Илнур Гомәров белән журналистыбыз Айзирә Имамова бию буенча бәйге игълан иттеләр. 

Беренче җиңүче - Әлки районы егете, 1982 елдан бирле пяточокларга йөргән 

Альмир Галиуллин булды. Аңа һич кенә дә 68 яшь биреп булмый. 

Аннары Коми республикасыннан Чаллыга күчеп кайткан Гөлсөяр ханым сулы тазда биеп Апас егете Илшат белән Чаллы кызы Альбинаны җиңде. 

Галош киеп биеп, галошын 14 метрга бәреп Аксубай районы Иске Кыязлы кызы Тәслия Нургатина да беренче урын алды. 

Сәхнәгә бер-бер артлы халык сагынган артистларыбыз чыкты.

Татарстанның халык артисты, шәһәр Советы депутаты (депутатлар арасында пятачокка беренче килүче!) Виталий Агапов хит җырларын һәм Сәвәләй такмакларын башкарды. "Халыкка мондый чаралар бик кирәк", - диде ул. 

Аның талантлы уллары Владислав белән Виктор Агаповларның баяннарда уйнауларын да яраттылар. 

"Төнге урам" җыры белән тамашачылар күңелен яулап, популярлык казанган Әлфинә Әзгәмованы Чаллы халкы бик сагынган. Өч җырын җырлап, сәхнә артына кергәч, аңа "Тагын җырламыйсызмы? Сезне бик яратабыз", - диючеләр күп булды. Чират торып фотога төштеләр үзе белән. 

"Шәһри Чаллы" кичләренә "Казан егетләре" төркеме дә килде. "Кыздырдылар" егетләр. Халык арасыннан, гадәттәгечә матур итеп киенеп килгән Саимә апа Логинованы сәхнәгә менгерделәр. 

"Сездән энергия алып китәбез. Буш кул белән килмәдек», - дип, Саимә апаны өч егет яратып, хөрмәтләп үпте. 

Төркем "Ак чәчәкләр", "Кызыл өрек, "Казан кызы" җырын җырлады. Чаллы кызлары бик яратты үзләрен. 

Егетләр пяточкларны оештырган "Шәһри Чаллы" газетасы коллективына "Афәрин! Рәхмәт", - диделәр. 

Аларның чыгышын карарга Түбән Кама районыннан Айдар Әгъләмовның әнисе белән апасы да килгән иде. 

"Искиткеч матур, халыкка кирәкле чын татарча бәйрәм оештыргансыз. Без Алабугадагы студент чакларбызга кайттык, институт каршындагы пятачокларны, яшьлегебезне искә төшердек", - диде 40 ел гомерен балалар укытуга багышлаган  Занира Әгъләмова. 

"Шәһри Чаллы кичләре" бик күңелле һәм сюрпризларга бай булды. 

Бәйгеләрдә җиңүчеләр иганәчеләребездән бүләкләр алып, күтәренке кәеф белән өйләренә кайтып киттеләр. 
»Шәһри Чаллы кичләре»нең гөрләп узуына зур өлеш керткән иганәчеләребезгә, тавыш режиссеры (Звукач) Илсур Нәбиуллинга, артистларыбызга, алып баручыларга рәхмәт. 

Мондый татарча җырлый, бии, сөйләшә торган чын милли чаралар булганда, киләчәгебезгә өмет бар әле. 

"Шәһри Чаллы" кичләре"ннән тулы язманы газетабызның киләсе саныннан укырсыз. Геройларыбыз турында социаль челтәрләрдә язарбыз, сөйләрбез. Безнең белән бергә булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бәйрәм җәй пятачок Эх Чаллы пятачоклары