Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» паркта күңел ачты

Нәкъ балачактагы шикелле аттракционнарда атындык, көлештек, шаулаштык.

«Шәһри Чаллы» эшли дә, ял итә дә белә. Редакция коллективы бүген ГЭС бистәсендәге мәдәният һәм ял итү паркында күңел ачты. Иң беренче без «күзәтү тәгәрмәче»ндә («колесо обозрения») иң биек ноктадан шәһәребез матурлыгы белән хозурландык. Чаллыбыз яшеллек арасында икән. Мондагы урманнар, Кама елгасы… Чит илләр бер читтә торсын. 

«Кызлар нерваларыгызны кытыклап алабызмы?» дип, мәдәният һәм ял итү паркы администраторы Алия Мөхәммәтхафизова «Күңелле таучыклар»да, аннары «Орбита»да атынып карарга тәкъдим итте. Ел буена җыелган стресслар, арыганлык бер мизгелдә чыгып бетте. Бу карусельләрдән дә курыкмаганнар үзләрен «Астронавт» аттракционында сынап карады. «Менә бу чын-чынлап экстрим, хәтта аяк-куллар калтырый» диештеләр. 

«Шәһри Чаллы»лар картодромда да йөрде, көймәләрдә дә йөзде, паровозикка да утырды. «Әйдәгез утырыгыз, җырлый-җырлый барабыз», ди йөртүчесе. ГЭС паркының бөтен матур җирләрен күрсәтеп чыкты. Ниләр генә юк! Балалар мәйданчыклары, ял итү зоналары. Бу көнне тиеннәрне генә күрми калдык. 

 

Шунысы сөендерә: парктагы хезмәткәрләр һәр кунакны ачык йөз белән каршы ала. Аттракционнарга куркынычсызлык каешларын тикшереп утырта. Киткәндә дә хәерле көннәр теләп, «тагын килегез» дип озатып кала. 

«Редакциядә эш конвейер белән бер, гел туктап тормый. Көн артыннан көн, вакыйга артыннан вакыйга, өлгерергә кирәк. Шулай да тату коллективыбыз белән ял итү традициясен дә югалтасы килми. Бу юлы ГЭСтагы Ял паркын сайладык. Нәкъ балачактагы шикелле аттракционнарда атындык, көлештек, шаулаштык. Стрессларыбыздан арындык. Бергәләшеп туңдырма ашадык. Коллектив җәйге яллардан җыелып беткәч, тагын барырбыз эле», – ди «Шәһри Чаллы» редакторы Резидә Юсупова. 

 «Аттракционнарга, гадәттә, балалар белән йөри идек. Әти кеше булгач, алар белән бергә карусельларга утырырга ояла идем. Монда үз яшьтәшләрем белән булгач, бар кыенсынулар да онытыла. Рәхәтләнеп күңел ачасың, үзең дә балачакларны искә төшерәсең. Без үскәндә мондый ук күңелле аттрационнар юк иде», – ди «Шәһри Чаллы» редактор урынбасары Илшат Солтанов. 

 

«Безнең коллективта төрле яшьтәге кешеләр эшли. Әмма без бер дулкында. Бу юлы аеруча «зажигали». Монда рәхәтләнеп гаилә белән килергә була дигән фикергә килдек. Икенче юлы шулай итәбез дә», – ди журналист Айзирә Имамова. 

«Шәһри Чаллы» коллективы шул ягы белән аерылып тора: без эштә дә, ял иткәндә бердәм. Һәм монда редакторыбыз Резидә Мәхмүтовнаның өлеше зур. Ул коллективтан яңгыраган һәр идеяне хуплап каршы ала. Үзе дә заманча фикер йөртә. 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев