Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» «Пятачоклар»ы яңача үткәреләчәк

Җыелышып күңел ачу 18 июльгә планлаштырылды.

18 июльдә «Шәһри Чаллы» коллективы чираттагы пятачокка чакыра. Хәзер ул «Шәһри Чаллы» кичләре» дип аталачак. Әйе, өч ел элек редакөия коллективы КАМАЗ заводы төзелешенә килгән яшьләр тормышында зур роль уйнаган «Пятачок»ларны кире кайтарды. 30 еллап туктап торган җырлы-биюле җыеннар шәһәргә кире кайтты. Шунысы куанычлы, өч елдан соң газета оештырган зур «Пятачок»лардан кала кече «Пятачок»лар да барлыкка килә башлады. Яңа шәһәрдә дә, ГЭС бистәсендә дә һәр атна шәһәрдәшләр җыелышып күңел ача. Гармун тартып җырлыйлар, бииләр. Шушы урында «Шәһри Чаллы»дан – «Пятачок» үзенең миссиясен үтәде дип әйтә алабыз. Шәһәр тарихи культура чарасын кире кайтарды. Күпме кеше үзенең яшьлек дусларын тапты, хатирәләр янарды. 

«Шәһри Чаллы» коллективы яллардан килгәч баш редакторыбыз Резидә Мәхмүтовна: «Әйдәгез, кичәләребезнең исемен үзгәртик», – диде. «Без үстек, без хәзер яңа киңлеккә чыгабыз, – диде. – Җиләк җыя-җыя уй-фикерләремне сүтеп җыйдым әле. Без шәһәрдәшләр белән җәйге матур кичләрне бергә үткәрәбез. Айга бер күрешеп торабыз. Алар бит аеруча да кадерле, истә кала торган. Шуңа концертны «Шәһри Чаллы» кичләре» дип атыйк. Ә «Пятачок»лар алар ешрак булырга тиеш һәм аны халык үзе оештыра. Без ничек кирәклеген күрсәттек».

Чыннан да, «Пятачок»ларыбызда яңа йолдызлар кабынды, шәһәребезнең һәм татар эстрадасының танылган җырчылары чыгыш ясады, төрле уеннар узды. Ә нинди саллы бүләкләр тараттык. Самолетта очу мөмкинлеге дисеңме, шәһәр мунчасына, ял итү комплексына сертификатлар, пачкасы белән колбаса, дистәләгән туңдырма, токымлы әтәчләр – барысы да булды. Шунысын әйтергә кирәк, бер концерт та бер-берсенә охшамады. Тик бер нәрсә үзгәрешсез – рәхәтләнеп, тыпырдап бию. Иң шәп биючене ачыклау үзе бер мавыктыргыч процесс. Һәр кичәдә бер «батыр» сайлана. Бу традиция алга таба да үзгәрешсез калачак. Ә ниләр көтелә соң? Әйткәнебезчә, үзгәрешләр һәр «Пятачок»та булды. Ә хәзердән тәҗрибәле алып баручыларыбыз Резидә Ганиева һәм Илнур Гомәров сәхнәгә «Шәһри Чаллы» журналистларын да алып чыгачак. Аннары «Халыктан – талант»ка Чаллыдан гына түгел, башка районнардан да килә алачаклар. Бу юлы Балык Бистәсеннән Рузилә Хәбибуллина үзенең кодагые белән килергә вәгъдә бирде. Хәтерләсәгез, Рузилә ханымның кич утырганда җырлый-җырлый бәйләм бәйләп төшкән видеосы социаль челтәрдә таралган иде. Халык яратты үзен. Без аны эзләп таптык. 

Артистлар дигәннән, бу юлы безнең белән Әлфинә Әзһәмова, Виталий Агапов һәм «Казан егетләре» булачак. Әйтергә кирәк, алар «Шәһри Чаллы»ны хөрмәт итеп килә. Алар да безнең кебек халыкка якынаерга, оффлайн форматта аралашып, рәхәт матур кич үткәрергә омтыла. Ә «Шәһри Чаллы» кичләре» моның өчен менә дигән урын.

Озын сүзнең кыскасы, бөтен серләрне дә ачып бетермичә, 18 июнь көнне кичке сәгать 6да Җиңү паркында – нәкъ элекке урында очрашырбыз! Килегез, шәп булачак! Керү ирекле!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев