Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» пятачокта көмеш тәңкәләр таратты (фотолар)

Затлы бүләкләргә иң оста биючеләр лаек булды.

Алтын хитлар, көмеш бүләкләр, меңәрләгән тамашачы.  Кичә Шәһәрнең Җиңү паркында 2024 елның соңгы пятачогы үтте. “Шәһри Чаллы” редакциясе оештырган әлеге чарада Татарстанның халык артисты Илсаф, эстрада йолдызлары Әлфинә Әзһәмова, Рафис Кәлимуллин, Татарстанның атказанган артисты Илнур Гомәров, парлы дуэт Айгөл-Ришат Шәйхетдиновлар һәм оста баянчы Фәнилә Сәлихова чыгыш ясады. Алар тамашачыларны хитлары һәм яңа җырлары белән сөендерде. 

Шулай ук сәхнә осталары килгән халык арасыннан иң матур биючеләрне ачыкларга да ярдәм итте. Аларның иң-иңнәре сәхнә түренә менеп,  татар көенә әйләнде һәм пятачокның спонсоры “Алтын кристалл” ювелир эшләнмәләре салонының көмеш тәңкәләренә лаек булды. Төп җиңүче Балык Бистәсе районы егете Фәнис Мөхәммәтҗановка  “Шәһри Чаллы”га еллык подписка бүләк ителде.

Чарадан тулы репортаж газетаның 9 октябрьдән санында урын алачак. 


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев