Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы» хезмәткәрләрен бүләкләделәр

Бүген Чирмешәндә «Медиа Сабантуй-2026» узды.

Бүген Чирмешән районында ТР массакүләм мәгълүмат чаралары хезмәткәрләренең бәйрәме — «Медиа Сабантуй-2026» узды.  Анда республикабызның төрле шәһәр-районнарыннан каләм ияләре, шул исәптән “Шәһри Чаллы” газетасы хезмәткәрләре дә катнашты.  

Кунакларны җыр-биюләр, коймак һәм чәй белән каршы алдылар. Традицион журналистлар парадыннан соң алар көянтә белән су ташу, гер күтәрү, аркан тартышу, кул көрәше кебек ярышларда көч сынашты. 

Газета, журнал, телевидение һәм радио хезмәткәрләрен Чирмешән районы башлыгы Рамил Айбатов, "Татмедиа" Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев,  «ТАТМЕДИА» АҖ генераль директоры Шамил Садыйков,  ТР Журналистлар Союзы рәисе Илшат Әминов сәламләде. 

Тантана кысаларында фидакарь хезмәте һәм Татарстанның массакүләм мәгълүмәт чараларын үстерүгә өлеш керткәне өчен “Шәһри Чаллы” газетасының социаль челтәрләрдә эшләү белгече Сәрия Гарипова - ТР Министрлар кабинетының Рәхмәт хаты, мөхәррир Гүзәл Шиһапова һәм машина йөртүчесе Зөлфәт Мөсәлләмов «ТАТМЕДИА» АҖның Мактау грамотасы белән бүләкләнде. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Медиасабантуй