Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Яшь шагыйрә Айзирә Имамованы Актанышта хөрмәтләделәр

Теләкәй авылында аның «Хыялыма таба барам» шигырь китабының презентациясе үтте.

Актаныш районының Иске Теләкәй авылында җылы кичә узды. “Шәһри Чаллы” журналисты Айзирә Имамованың “Хыялыма таба барам” исемле тәүге китабын тәкъдир итү булды. Анда балачак, әни, мәхәббәт, тормыш темалары чагыла. Һәр шигырь аерым үзенчәлеккә ия, уйландыра торган. Айзирә Имамованың “Әниемнең күзләре”, “Улыма”, “Яратамын”, “Каршы барырмын әле” шигырьләренә хәтта көйләр дә язылды. Аларны Чаллы җырчылары башкара. 

Кичә Иске Теләкәй авылының мәдәният йортында узды. Авыл өчен бу зур вакыйга. Мондый кичәнең моңарчы булганы юк иде, дип әйтүчеләр дә булды. Чара, чыннан да, зурлап оештырылды. Бирегә авыл халкы, Актаныштан кунаклар килде. Хәтта Чаллыдан ук кайттылар. Алар ТР Язучылар берлеге рәисе урынбасары, Язучылар берлегенең Чаллы бүлеге җитәкчесе Факил Сафин, язучы Әлфия Ситдыйкова, “Мәйдан” журналының шигърият бүлеге мөхәррире һәм әлеге китапка кереш сүз язган шагыйрә Лилия Гыйбадуллина. Җырчылар да бар иде. ТР атказанган артистлары Габидулла Хөрмәтуллин һәм Илнур Гомәров, Ришат Шәйхетдинов, Артур Салихов бөтен залны таң калдырды.

Айзирәнең шигырьләрен "Түбән Кама  гүзәле-2020", "Илһам" бөтенроссия яшь язучылар бәйгесе җиңүчесе Алинә Солтанова һәм Теләкәй мәктәбе укучысы Динә Ногманова укыды.

Аларны тыңлап, авыл халкы рәхәтләнеп ял итте. 


Кичәдә җылы сүзләр генә яңгырады. Актаныш кадетлар мәктәбе директоры Илсур Җәләлов, класс җитәкчесе Айрат Хаҗиев, татар теле укытучылары Гөлчәчәк Солтанова һәм Хәмдия Әхмәтҗанова, туганнары, әти-әнисе чыгыш ясадылар. Алар Айзирә Имамованың аеруча да тырыш, үҗәт, үз максатына ирешүче шәхес буларак бәяләде. 


Авыл халкы да үз кызын, Айзирә Имамованы, һәм кунакларны бик җылы каршы алды. Матур итеп мәдәният йорты сәхнәсен бизәгәннәр. Кунаклар өчен мул табын әзерләнгән. Монда авыл башлыгы Илүс Гайнетдинов, клуб мөдире Дифинә Шәмсиева һәм китапханәче Фәнҗия Әхиярова өлеше зур. Журналист, язучы Айзирә Имамова иҗат кичәсен оештыручыларга, катнашучыларга һәм кунакларга зур рәхмәтләрен җиткерде. Мондый игътибар һәм хөрмәт булуына чын күңеленнән шатланды. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Шигырьләр язучылар иҗат