Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

“Шәһри Чаллы” журналистын кадакка бастырдылар

Редакциябезгә Казан психологы Чулпан Рәхмәтуллина килде.

Әле кайчан гына безнең илдә психологка бару соңгы чик, оят эш санала иде. Бүген исә бу гадәти хәл. Интернет челтәрләрендә дә күрәбез, коучлар, психологлар көннән көн арта. Һәркайсының үз эшләү методы, алымнары. 

Шушы көннәрдә без “Шәһри Чаллы” редакциясенә Казаннан психолог Чулпан Рәхмәтуллинаны чакырдык. Аның белән социаль челтәрләребездә туры эфир үткәрдек. Ул соңгы арада популярлашып киткән кадакка басу практикасын кулланып кешеләргә ярдәм итәргә алынган.

Шул рәвешле подписчикларыбыз бу хакта ишетеп кенә калмадылар, ә эшнең ничек барганын да үз күзләре белән күрделәр. Чөнки, журналистыбыз Айзирә Имамова үзе дә кадакка басып, түземлеген сынап карады. Аның хис-кичерешләре һәм әлеге дәвалау практикасының үзенчәлекләре газетабызның 17 март санында чыгачак “Кадакка басып, җавап таптым” язмасында урын алачак. Укымый калмагыз. Бәлкем үзегездә дә кадакка басу теләге уяныр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: психолог