«Шәһри Чаллы»да – мәхәббәт сериалы
Игътибар! Яңа проект.
«Шәһри Чаллы» хәзер таныштыра да. Шушы көннәрдә газетабыз «Яучы» дип аталган яңа проект тәкъдим итте. Максаты – ялгыз кешеләрне парлы итү. Проектта катнашу шартлары гади. Бу хакта баш редакторыбыз Резидә Юсупова сөйләде.
– Соңгы атнада социаль челтәрләрдә «Яучы» проекты турында бик тә кызыклы видеоролик пәйда булды.
– Әйе... Ялгызлыктан туйган ир-ат «Шәһри Чаллы» сайтында бер хатын-кызны ошата һәм дәртләнеп, бөтен эшен ташлап, аның белән очрашырга чыгып йөгерә. Әлбәттә, алдан килешенгән вакытка, килешенгән урынга хатын–кыз да килеп җитә. Ир–ат бераз каушап кала: «Фотода яшь кыз иде бит», – ди. Ханым да аптырап тормый: «Күңелем яшь бит минем», – дип җитәкләп алып ук китә. Бу видеоролик реклама рәвешендә төшерелде. Без аның аша «Шәһри Чаллы»да яңа рубрика башлануын хәбәр итәсебез килде.
– Видеоролик, чыннан да, кызыклы килеп чыккан. Аның кемнәр ясады?
– Сценарий идеясе журналист Сәрия Гарипованыкы. Режиссер да, оператор да, монтаж остасы да ул. Бу – Сәриянең иҗади дебюты дияр идем һәм профессиональлегенең яңа, биегрәк баскычы.
– Актерлары да килештереп уйный бит... Алары кемнәр?
– Төп рольне машина йөртүчебез Хәлил абый Фәрдиев башкара. Бик килештерә, әйтерсең, чын сәхнә кешесе. Иң мөһиме – танышу. Ул олыгайган көнеңдә үзеңә иптәш булырлык якын кешене эзләп табуның нечкәлекләрен тоеп уйный. Аның үз тормышы да гыйбрәтле. Бергә чөкердәшеп яшәгән хатыны Римма апа яман чирне җиңгән, әмма коронавируска каршы тора алмаган. Хәлил абый ялгызы гына шәһәр читендәге йортта яши. Өстәвенә, 100 яшькә җитеп килүче әнисе Саҗидә әбигә дә кадер–хөрмәт күрсәтә.
«Свидание»гә килүче ханым ролен «пятачок»ларда биеп танылган, һәрвакыт купшы киенеп, үзен карап йөрүче Саимә апа Логинова башкара. Ул да бик килештерде. Бүгенге көндә ялгыз яшәүче шәһәрдәшебез дә: «Калган гомерләрдә аңлашып яшәрлек кеше табу бер дә ансат түгел», – ди. Аны да әллә ничә кеше белән таныштырып караганнар, әмма күңеленә хуш килгән кеше очрамаган әле. Шулай итеп, кинода төшүчеләр безнең беренче экспертларыбыз да булдылар.
– «Яучы» проектының идеясе ничек туды?
– Без «Яучы» рубрикасын 2–3 ел элек тә кертеп караган идек. Тик даими алып барырга җаебыз килмәде. Хәзер ни өчен бу идеягә кире кайттыкмы? Безгә мөрәҗәгать итүчеләр күп. 4 ел алып барган «пятачок»ларда да сорап киләләр – ир-атлар да, хатын-кызлар да. Күрәсең, ялгыз кешеләр күп. Һәркемнең үз тиңен табып, кайгырту тоеп яшисе килә бит. Ә каян эзләргә соң андый кешеләрне? Каян табарга?
– Хәзер интернет аша да танышып була бит.
– Була. Тик өлкәннәр өчен интернет катлаулырак, диясе килә. Өстәвенә, бу заманда мошенниклар адым саен. Шуңа күрә: «Ышанычлырак, үзебезчәрәк булсын иде», – диләр. Шул тәкъдим-гозерләрне тыңлаганнан соң, «Яучы»ны яңадан торгызу теләге туды.
– «Яучы»га ничек белдерү бирергә?
– «Яучы»ның махсус номеры бар – 8-(904)-760-03-23. Шуңа шалтыратып, үзең турындагы мәгълүматны һәм кем белән тормыш корырга теләвеңне сөйләргә кирәк. Фотоңны да җибәрергә ярый. Редакциягә килеп белдерү калдырсалар да була. Проектны журналист Лилия Хәбибҗанова алып барачак.
– Яшь ягыннан чикләүләр юкмы?
– Белдерү бирүчеләрнең яше 18дән башлап. Без яшьләргә дә мондый хезмәт кирәктер дип уйладык, чөнки алар арасында да аралашу аз.
– Белдерүләр кайда урнаштырылачак?
– Без аларны газетабызда һәм сайтыбызда урнаштырачакбыз. Хезмәт түләүле – 700 сум.
– «Яучы» да зур проект булырга охшап тора.
– «Яучы» бик популярлашып китсен, аның аша кешеләр үз ярларын табып, гаиләләр корсыннар иде. Аларның сөенечләрен без дә уртаклашырбыз. Хәтта бәхетле парлар катнашында аерым бәйрәмнәр дә үткәрергә планлаштырабыз. Шул рәвешле бу проектыбыз үзенә күрә бер мәхәббәт сериалына әверелер иде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев