«Шәһри Чаллы»дан Пятачок»ка биш ел
Дөресен әйтим, мондый тарихи, дәвамлы проект башка юк та.
Чаллыда КАМАЗ төзелеше вакытында барлыкка килгән җырлы-биюле урам кичәләре – пятачокларны яңартуга биш ел. «Шәһри Чаллы» коллективы шәһәрдәшләребезнең күңеленнән беркайчан да китмәгән, сагынып яшәгән традицияне кире кайтарды. Дөресен әйтим, мондый тарихи, дәвамлы проект башка юк та.
Биш ел эчендә Чаллы пятачоклары бөтен илне чолгап алды. Мониторинг шуны күрсәтә – безне Россиянең төрле төбәкләрендә яшәүчеләр күзәтеп бара. Узган ел, мәсәлән, «Шәһри Чаллы»ның социаль челтәрләрен 5 миллион кеше карады.
Пятачокларга меңнәрчә кеше җыелып күңел ача. Бу урында бер кызык хәлне искә алам. Редакциябез бухгалтеры Регинаның әнисе янына дусты килгән. Башкортостаннан җибәрделәр дип, телефоныннан күңелле видео күрсәтә икән: «Карале, күршеләрдә ничек күңелле яшиләр!» Регина кызыксынып карыйсы иткән. Бакса, видеода безнең пятачок ди. Гаҗәп, Чаллыда да безнең кичәләр турында ишетмәүчеләр бар икән. Рәхәтләнеп күңел ачу мөмкинлеген кулдан ычкындыручылар.
Ике ел рәттән республикакүләм «Күрше» проекты кысаларында «Шәһри Чаллы»дан Пятачок»ны иң масштаблы халыкчан проект дип таптылар. Бу «таҗ»ны алга таба да сакларга ниятлибез. Быел пятачокларны 25 июньдә башладык. Бер ай алдан социаль челтәрләребездә «Халык талантлары: гөрләтәбез!» дигән бәйге уздырдык. Жюри 45 кеше арасыннан 10ны сайлап алып, социаль челтәрләребездә тавыш бирүгә чыгарды. Шулар арасыннан тагын биш талант иясен сайлап, Пятачок сәхнәсендә чыгыш ясарга тәкьдим иттек. Яшь тавышлар Амелия Павлова, Илнар Харисов, 79нчы мәктәп укытучысы Нәсим Шәфыйков, Тукай районы Яңа Бүләк авылы егете Илфат Әхмәтҗанов бәйрәмебездә нур өстенә нур булды. Аларны халык алкышларга күмде, кушылып җырлады, биеде. Халык талантларын чакыруны без алга таба да дәвам итәчәкбез.
Кичәбезнең махсус кунагы ТРның атказанган җырчысы Флүрә Талипова булды. Шәһәребездә яшәп иҗат итүче, милли җанлы, кабатланмас тембрлы җырчыны шәһәрдәшләребез көткән икән. Флүрә ханым Башкортостаннан Чаллыга күчеп килгәндә пятачоклар тукталган булган. Тик «Шәһри Чаллы» уздырган пятачокларда катнашасы килгән булган. Ул соңыннан да рәхмәтләр әйтеп язды: «Нихәтле зур эш башкаруыгызны, халыкның нихәтле хөрмәтенә, яратуына ирешүегезне әле үзегез дә аңлап-тоеп бетермисездер. Моның артында бит сезнең титаник хезмәтегез тора!»
Пятачокларның иң кызык җире, әлбәттә, бию ярышлары. Җырчылар сәхнәдән күзәтеп, биючеләрне сайлап алалар да, чакырып биетәләр. Бу юлы биючеләр «яндырды». Әллә сагынулары чиктән ашкан, әллә бүләк – Кама буйлап теплоходта сәяхәт кызыктырган, 14 кеше берсеннән-берсе уздырырга тырышты. Алып баручыларыбыз Илнур Гомәров белән Резидә Ганиева аларны рухландырып тордылар, кушылып биеп киттеләр.
Мин халык алдына чыккач, газетабыз проектын яратучыларга рәхмәт әйтәм. Һәм рәхәтләнеп ял итеп, теләгәнчә биеп, күңел ачып, борчулардан, хәвефле уйлардан бераз арынып, начар энергияне, аруларны калдырып кайтып китегез дип телим. Һәрчак шулай, чөнки Чаллының легендасына әйләнгән бу пятачоклар булмаса, кайда шундый мөмкинлек чыгар иде?! Үзебезчә гади, эчкерсез кичәләр ул. Биш ел дәвамында анда килүчеләр белән якын дусларга әйләндек. Аларның бәясе безгә бик кадерле.
Гомере буе эчке органнар идарәсендә хезмәт куйган Резидә Халикованың монда килеп биемичә калганы юк: «Без биредә алган энергия белән әле бик озак дәртләнеп йөрибез. Мондый чаралар үткәрелеп торганда татар теле, моңы, биюләре озак яшәячәк!» – ди ул.
Пятачокның кунакларына аерым тукталасым килә. Безгә алар бик кадерле. «Ядкарь» халык уен кораллары ансамбле солистлары Ринат Котлыбаев белән Сания Вахитова пятачокка сюрприз әзерләп килгән. Ике дус кыз булып киенеп сәхнәдә биеделәр алар. 30 ел хәрби булып эшләп, бүгенге көндә сәнгатьтә юаныч тапкан Ринат әфәндене бер кеше дә ир-ат дип уйламады ахры. Аңлап алгач мәйдан шуа-гөр килеп кул чапты.
Венера ханым Казаннан килдем диде. Пятачокка аны дуслары махсус чакырган. Башкалада нишләптер пятачоклар үтми дип тә зарланып алды ул. Казанда да халык өчен болай чаралар күп уза. Аларда хәтта бүләкләр дә мулдан. Узган ел бер урам проектында җиңгән биючегә хакимият хәтта 300 мең сум акча бирде. Бу әлегә безнең төшкә дә керми. Әмма безнең проектыбызның тамыры нык. Ул – легенда. Моннан ярты гасыр элек КАМАЗ төзергә килгән яшьләр эштән соң урамга чыгып, такыр урын табып күңел ачкан. Биегәннәр, җырлаганнар, аралашканнар, бергәләп планнар корганнар. Шулай үз күңелләрен күтәреп, илһамланып, дәртләнеп Ак шәһәрне, данлыклы автогигантны төзегәннәр алар, хезмәт батырлыклары күрсәткәннәр. Пятачоклар шәһәрдәшләребезнең яшьлек истәлеге. Иң куанычлысы, хәзер аның җылысына яшьләр дә ныграк тартыла.
Резидә Юсупова
/ Динара Шакирҗанова фотолары
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев