Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы»дан - пятачок»ка кар яуса да киләбез!

Шишкин бульварында чираттагы җырлы-биюле тамаша узды.

Чаллы халкын коеп яуган яңгыр да куркытмый. «Пятачок» дигәндә Сидоровка, ЗЯБ бистәләреннән үк киләләр. Кая ул, хәтта күрше районнардан ук. «Кар яуса да киләбез!» диләр. 

«Сарманнан килдем. Шәһри Чаллы» газетасы үткәргән бер пятачокны да калдырмыйм. Быел төрле урыннарда уздырылгач, аеруча күңелле. Видеога төшереп Интернетка эләм дә, «Минем дә барасым килә» дип башлыйлар. Әйдәгез, машина бар бит, утыртып алып барам дим», – ди блогер Марат Юнысов

Быел «Пятачок»лар ТР Рәисе Рөстәм Миңнеханов игълан иткән «Күрше фест» проекты кысаларында уздырыла. Аның шарты да – комплекс эчендә күршеләр өчен, халыкчан булырга тиеш.  

«Рәхәтләнеп биегез, рәхәтләнеп күңел ачыгыз, рәхәтләнеп аралашыгыз. Пятачоктан башка  әле тагын нинди мөмкинчелек бар, әйе бит?! Бу проектыбыз халык бәйрәменә әйләнде. Халыкчан булсын. Кайткач, күршеләрегезгә сөйләрлек булсын, яңадан чәй янында утырып сөйләшерлек булсын. Менә шуны күргән идем, ул шулай икән, ул шулай биеде, биергә мине шул кеше чакырды дип. Шуңа күрә һәркайсыгызга сәламәтлек телим һәм һәрвакыт безнең пятачокларга килүегезне көтеп калабыз», – диде «Шәһри Чаллы»ның баш редакторы Резидә Юсупова. 

«Пятачок»ны уздыру урыны итеп Шишкин бульварын сайлагач, кеше әзрәк булыр дигән шик бар иде. Киресенчә, алма төшәр урын калмады. Яраткан җырчыларын тыңларга сәхнә артына ук тезелеп бастылар. Артистлар: «Мондый тамашачы Чаллыда гына, ахрысы», – диләр.

«Чаллыга килгәндә ишеп яңгыр яуды. Әмма монда шулхәтле нык энергетика, халык күп. Әйтерсең лә Аллаһы Тәгалә болытларны куып җибәргән, яңгыр яумый, Аллаһка шөкер. Пятачоклар турында  ишеткәнем бар, коллегаларымның социаль челтәрләрендә күргәнем бар иде. Чакыргач, бик теләп ризалаштым. Чыннан да, бик күңелле үтә. Бу оештыручылар өчен дә, артистлар өчен дә зур бәхет», – ди Татарстанның атказанган артисты Сиринә Зәйнетдинова.

Руслан Кираметдинов та халык күплелегенә игътибар итте. Бу кичтә ул бары тик «кыздыра» торган җырларын башкарды. «Мәтрүшкәләр»енә идән такталарын тыпырдата-тыпырдата биеделәр. 

«Пятачок»та беренче тапкыр катнашам. «Шәһри Чаллы» чакырды. Башта яңгыр явар дип курыккан идек. Яуса да, яумаса да үз чыгышыбызны ясыйбыз. Халыкны сөендерәчәкбез. Бүген дәртле җырлар гына булачак, –  диде Руслан Кираметдинов. 

Яшь артист Радик Шәрәфиев та бик канәгать. Проектыбызда катнашуы өчен рәхмәтен белдерде.

«Яр Чаллы, бик зур рәхмәт. Менә ничек күчтәнәчләр белән каршы алдыгыз. Бик приятно булды. Рәхәтләнеп биедек, җырладык, күңел ачтык. Чаллы «Пятачок»лары шулай күңелле үтә икән. Бик зур рәхмәт «Шәһри Чаллы» газетасына, шулай итеп безне чакырганнары өчен, шундый матур бәйрәм ясаганнары өчен. Круто. «Чаллы пятачоклары» – вы супер», – ди ул. 

Киләсе «Пятачок» 21 августта Боровецкий бульварында узачак.

Тулы репортажны «Шәһри Чаллы» газетасының киләсе саныннан укыгыз. 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев