Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы»лар - Казанда!

«Татмедиа» нәтиҗәләр ясый.

«Татмедиа» Республика агентлыгы Казанның IT-паркында киңәйтелгән утырыш уздырды. Анда узган елга нәтиҗәләр ясалды, 2025 елга планнар билгеләнде. Төп доклад белән агентлык җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев чыгыш ясады.

Утырыш башланыр алдыннан күргәзмә ачылды. Республиканың әйдәп баручы мәгълүмат чаралары, нәшриятлар, иҗтимагый һәм белем бирү оешмаларының 16 экспонаты тәкъдим ителде.

«Шәһри Чаллы» газетасы редакциясе дә биредә. Ул яңа табадан төшкән «Шәһри Чаллы» - «Пятачок» газетасын алып барды. Аның үзенчәлеге турында сөйләде, планнар белән уртаклашты.  

«Пятачок» булган җирдә беркайчан да күңелсез була алмый. Безнең күргәзмә почмагы аеруча аерылып торды. Шәһәрдәшебез Фәнилә Салихова баянда «кыздырды». 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев