Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

«Шәһри Чаллы»ны көрәшчеләр дә яратып укый

Чаллының татарча көрәш федерациясе үзенең батырларына бүләк итеп 2023 елның икенче яртысына «Шәһри Чаллы» газетасына 30 данә подписка ясады.

Көрәшчеләр күптәннән безнең дусларга әйләнделәр. Без дә аларның уңышларына бергәләп сөенәбез, батырлар турында язабыз.

Айдар Нәҗмиев, Чаллының татарча көрәш федерациясе рәисе: 

– Кеше үзен чын татар дип әйтә икән, халкының киләчәге өчен аз булса да өлеш кертергә тиеш. Әйтик, җырчылар татарча җырлар башкара, укытучылар мәктәптә татарча укыта, көрәшчеләр татарча көрәш белән шөгыльләнә, татарча матбугат татар дөньясы турында яңалыклар җиткерә.

Бүген федерация белән «Шәһри Чаллы» газетасы кулга-кул тотынып эшли, телебезне, халкыбызны үстерүгә зур өлеш кертә. Без шулай бергәләшеп милләтебезнең киләчәге өчен хезмәт куябыз. 

Шәhәр газетасы ягыннан мондый игътибар булуына без бик сөенәбез. Газетада татарча көрәш турында чыккан язмаларны күреп горурланабыз. Бу яшь буынны көрәш белән кызыксындыруда да бер этәргеч дип уйлыйм. Башка шәһәр һәм районнарга да үрнәк. 

Рамил Хисмәтуллин, көрәш федерациясенең башкарма директоры:

– Татар телендәге газетаны уку үзе бер рәхәт. Ә «Шәһри Чаллы» инде үзебезнеке. Газета битләрендә Чаллы көрәшчеләре турында язмалар чыкканда әйтеп бетерә алмаслык хисләр кичерәбез. Эшебезне сезнең газета аша күрсәтә алуыбыз безгә дәрәҗә өсти. «Шәһри Чаллы» аша башка төбәкләргә дә күренәсе килә. 

Газета белән хезмәттәшлек дәвам итсен иде. Безнең материаллар YоuTube, Телеграм һәм башка социаль челтәрләрдә чыгып бара. Ә сезнең ярдәм белән бу мәйданчыклар саны арта, безне тагын да күбрәк кеше таный һәм белә дигән сүз. 
«Шәһри Чаллы» кебек милләт җанлы басма булганда телебез югалмас. Цифрлаштыру, интернет заманы дисәк тә, газета кирәк әле. Телебезне баету, сөйләмебезне шомарту өчен дә кирәк. Газетагызда көрәштән кала тагын бик күпләгән темалар яктыртыла. Шулай дәвам итегез, һәр хезмәткәргә чын күңелдән рәхмәт. 

Илгиз Шәмсевәлиев, физкультура һәм спорт отличнигы, атказанган физкультура һәм спорт хезмәткәре, бөтенроссия категорияле хөкемдар: 

– Мин хәзер 30 еллап тренерлык белән шөгыльләнәм. Газеталар тарафыннан көрәшкә мондый игътибар бирелгәне юк иде. Без һәр санны укып барабыз, үзебезнекеләрне эзлибез. Балалары турында язмаларны күреп, спортчыларыбызның әти-әниләре дә бик сөенә. «Шәһри Чаллы» газетасы татарча көрәшне үстерүдә зур роль уйный дигән сүз бу. Ә милли көрәшне үстерү өстендә даими эшләү мөһим. Чаллы көрәш федерациясе бүген бик көчле, безнең команда республикада алдынгы, аны бу баскычтан төшерергә һич ярамый. 

Ленар Садыйков, Татарстан чемпионаты финалисты, 2021 елда Муса Җәлил турниры җиңүчесе:

– «Шәһри Чаллы»да язмалар «коры» чыкмый, фотолар белән басыла. Газета укучы бит иң беренче сурәтләргә игътибар итә. Аларда таныш йөзләрне күргәч, әлбәттә, күңелгә бик рәхәт була.   

Көрәшчеләр үрнәгенә башка оешма-предприятиеләрне дә кушылырга чакырабыз. Газетабызга теләсә кайсы почта бүлегендә яисә редакциянең үзендә язылырга була. Редакциянең үзеннән килеп алу шарты белән дә подписка ясатырга була. Мохтаҗларга газета яздырып та саваплы гамәл кыла аласыз.

/ Гөлия Ибатуллина.     

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев