Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар тасмасы

Сайлаучылар өчен уңайлыклар арта

29 гыйнвардан территориаль сайлау комиссияләре, 6 марттан участок сайлау комиссияләре эшли башлаячак.

Россиядә яшәү урыны буенча теркәлмәгән гражданнар өчен Татарстанда дүрт сайлау участогы ачылачак. Аларның берсе Россия Президентын сайлау вакытында Чаллыда оештырылачак. Моннан тыш Казан, Әлмәт һәм Чистайда да шундый ук мөмкинлек булдырылачак.

Территориаль сайлау комиссияләре исә 29 гыйнвардан, участок сайлау комиссияләре 6 марттан эшли башлаячак. 

15, 16 һәм 17 мартта участок сайлау комиссияләре иртәнге сәгать 7.00 дән алып, тавыш бирү турында мәгълүмат тапшыру тәмамланганчы ачык булачак.

Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе секретаре вазифаларын башкаручы Рәшидә Вәлиуллова татарстанлыларның вакытлыча булган урыннарында да тавыш бирергә хокукы бар, дип өстәде. Моның өчен 29 гыйнвардан 11 мартка кадәр тиешле исемлеккә кертү турында сайлау комиссиясенә гариза бирергә кирәк.

«Теләсә кайсы күпфункцияле үзәкнең гариза кабул итү пунктына, территориаль сайлау комиссиясенә, дәүләт хезмәтләре порталы аша мөрәҗәгать итәргә мөмкин. Яшәү урынына карамастан, 6-11 март көннәрендә теләсә кайсы участок сайлау комиссиясенә килергә була», – дип билгеләп үтте спикер.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев